news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аллаһка шөкер, монысы да булды» – Гөлсирин Абдуллина сөенечен әйтте

news_top
«Аллаһка шөкер, монысы да булды» – Гөлсирин Абдуллина сөенечен әйтте
Салават Камалетдинов

Гөлсирин Абдуллинаның зур сөенече бар. Җырчы мәдәният институтында магистрлык диссертациясе яклаган. «Аллаһка шөкер, монысы да булды. Кичә магистрлык диссертациясен яклап чыктым. «Бишле»гә. Бик зур рәхмәт Винера Әхәтовнага, Лилия Залимхановнага һәм башка укытучыларыбызга», – дип язып куйган ул социаль челтәрләргә. 

Гөлсирин белән бер үк көнне гыйльми эшләрен җырчы Шәхзәт Разметов һәм Рузилә Булатова, музыкант Дәүләт Әхмәтшиннар да тәкъдим иткән. 

Гөлсиринне бу уңышы белән барысы да тәбрик иткән. Дипломыңның сөенечен, шатлыгын, бәрәкәтен күр, чибәркәй», – дип язалар аңа дуслары. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июль 2022
    Бернард Монот
    Тәбрикъләр булсын!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар