news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аллаһ Тагәләнең яраткан йорты нинди була?

news_top

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сәхифәсендә аңлатканча, «кунакларны еш каршы алучы йорт — Аллаһ Тагәләнең яраткан йортыдыр».

Кечегә дә, олыга да ишеге ачык булган йорт нинди күркәм йорт! Мондый йортка Аллаһының рәхмәтләре һәм бәрәкәтләре ява.

Расулуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Әгәр Аллаһ Тагәлә бер кешегә изгелек теләсә, аңа бүләген җибәрер».

Сәхәбәләр: «Нинди бүләк ул?» дип сорадылар.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ул кунак, кунак үз ризыгын алып килә һәм ул йорт әһелләренең гөнаһларын сөртеп алып китә», дип җавап бирде.

Әнәс ибн Мәлик рәхмәтуллаһи галәйһ: «Кунак кермәгән йортка фәрештәләр дә керми», диде.

Кабаттан Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кунак, җәннәткә алып керүче юлчыдыр».

Әбу Һүрәйра радыяллаһу анһудан риваять ителә, Расулуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем Аллаһ Тагәләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен», диде. Имам Әхмәд риваять итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар