Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһ» сүзе язылган иде» – Блогер Дилбәр Закирова могҗизалы хәл турында яза

news_top_970_100
«Аллаһ» сүзе язылган иде» – Блогер Дилбәр Закирова могҗизалы хәл турында яза
видеодан скриншот

Мөселман хатын-кызлары өчен баш киемнәре брендын булдырган блогер Дилбәр Закирова социаль челтәрләрдә үзе белән булган могҗизалы хәл турында яза. Аның аш шулпасы салып куйган контейнерында «Аллаһ» сүзе пәйда булган.

«Бу видео белән фотоларны кешегә күрсәтергә дип төшермәгән идем. Ләкин куярга булдым. Чөнки миндә – шок!

14 сәгать буе сөяк шулпасы кайнаттым һәм аны контейнерларга салып, катырырга куярга җыенганда, берсенең капкачында «Аллаһ» сүзе язылганны күреп алдым. Әлеге сүз пар ярдәмендә барлыкка килгән.

Шулпа катканнан соң да контейнерда «Аллаһ» сүзенең эзләре калган. Бу – бик гаҗәеп инде…» – дип сөйләгән блогер сторисларында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 ноябрь 2023
    Исемсез
    Аллах безне искэртэ чэнки без АЛЛАХНЫ искэ алабыз авырлык тошкэндэ э болай тормышыбыз якты матур булса онытабыз без Соль Илецк га бардык хава зэп зэнгэр хэм шунда Аллах дигэн язу чыкты э Соль Илецк да ике кэн курдем гарэпчэ язылган Аллах сузен, эй Адэм балалары рэхмэтле булып дога укырга сонга калмаганбыздыр эле, купме кан коела. Тынычлык югалды барчасы да узебездэн тора Рэхмэт эйтеп кылган гонахларга гафу сорыйк дигэн уйлар килде мина,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100