
Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында Аллаһ ярата торган тавышлар турында аңлата.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:
«Аллаһ өч авазны ярата: Коръән укучы кеше тавышын, иртәләрен истигъфар кылучы (Аллаһтан гафу сораучы) кешенең тавышын, әтәч тавышын»
Бәлки, кемнәрдер әтәч тавышының нәрсә аңлатканын белеп бетермидер. Йорт кошы: «И гафләттә булучылар (онытылып яшәүчеләр), Аллаһны искә алыгыз», – дип аваз сала, – дип яза хәзрәт.