news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аллаһ күләгәсеннән башка бер күләгә булмаганда, кемнәр күләгә астында булачак?

news_top
Аллаһ күләгәсеннән башка бер күләгә булмаганда, кемнәр күләгә астында булачак?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында Аллаһ күләгәсеннән башка бер күләгә булмаганда, күләгә астында булачак кешеләр исемлеген китерделәр.

«Балага кечкенәдән дини тәрбия бирергә кирәкме, яки интернет белән телевизор тәрбияләсенме газиз балаңны?» дип сорау куела һәм шуңа түбәндәге аңлатма бирелә.

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «‌سَبْعَةٌ ‌يُظِلُّهُمُ اللهُ فِي ظِلِّهِ يَوْمَ لَا ظِلَّ إِلَّا ظِلُّهُ: الْإِمَامُ الْعَادِلُ، وَشَابٌّ نَشَأَ فِي عِبَادَةِ رَبِّهِ، وَرَجُلٌ قَلْبُهُ مُعَلَّقٌ فِي الْمَسَاجِدِ، وَرَجُلَانِ تَحَابَّا فِي اللهِ اجْتَمَعَا عَلَيْهِ وَتَفَرَّقَا عَلَيْهِ، وَرَجُلٌ طَلَبَتْهُ امْرَأَةٌ ذَاتُ مَنْصِبٍ وَجَمَالٍ، فَقَالَ إِنِّي أَخَافُ اللهَ، وَرَجُلٌ تَصَدَّقَ، أَخْفَى حَتَّى لَا تَعْلَمَ شِمَالُهُ مَا تُنْفِقُ يَمِينُهُ، وَرَجُلٌ ذَكَرَ اللهَ خَالِيًا فَفَاضَتْ عَيْنَاهُ».

Җиде сыйныф бар, кайсылары Аллаһ (тәхетенең) күләгәсеннән башка бер күләгә булмаганда, күләгә астында булырлар:

  1. Гадел җитәкче.
  2. Яшь вакытыннан Раббысына гыйбадәт кылып үскән кеше.
  3. Йөрәге белән мәчетләргә бәйле булган кеше.
  4. Бер-берсен Аллаһ өчен яратучы ике кеше, җыелышканда да, таралышканда да, Аның ризалыгын күзәтүче.
  5. Гүзәллек һәм дәрәҗәгә ия булган хатын (гөнаһка) чакырып та, «Мин Аллаһтан куркам», – дип әйт(еп, тәкъдимне кире кагучы).
  6. Сәдаканы уң кулы таратканда, сул кулы сизмәслек дәрәҗәдә яшерен итеп (ихласлык белән) таратучы.
  7. Ялгыз булганда Аллаһны искә алып, күзләреннән яшләр аккан кеше.

Сахих Бохари, 660

«Бу үзенчәлекләрнең барысын да үзендә булдырганның нинди бәхет-сәгадәткә ирешкәнен күз алдыгызга китерегез!» диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар