«Аллаһ көчле кешеләргә сынаулар бирә. Бу кеше күтәрә алырлык сынаулар»
Александр Казаков елгага сикергәндә умыртка сөяген сындыра һәм шуннан бирле инвалидлар коляскасында. Башта ул алкогольдә юаныч табарга тырыша, аннан үз-үзен кулга алуга ирешә. Хәзер Казаков «Абилимпикс» чемпионаты призеры, яхшы акча эшли һәм үзен бәхетле дип саный. Бары бер генә хыялы аңа тынычлык бирми.
«Суга уңышсыз чумып, умырткадагы бишенче муен сөяген сындырдым»
Александр Казаков Киров өлкәсендәге Паньшонки авылында туган. Мәктәптән соң балта остасы һәм җиһаз җыючы һөнәрен үзләштергән. ГРУ спецназында хезмәт иткән, шуннан соң һөнәре буенча эшләгән. 21 яшендә дуслары аны буага су коенырга чакыра, шул көннән алып аның тормышы тулысынча үзгәрә. Бу хакта «Татар-информ»да Наталья Рыбакова яза.
«Бу – 2 август, җылы кояшлы көн иде. Мин, суга сикергәндә, муен умырткасы сөяген сындырдым. Дусларым мине судан чыгарды һәм «ашыгыч ярдәм» чакырдылар. Хастаханәдә операция ясадылар – бот сөяген кисеп, муенга кертеп куйдылар», – дип сөйли Александр.
Егетнең куллары һәм аяклары параличлана, ул йөри алмый. Вакыт узу белән куллары хәрәкәтләнә башлый, ә аяклары белән катлаулырак булып чыга.
«Озак ятып, остеопороз барлыкка килде. Беренче реабилитация вакытында, дәвалау гимнастикасы ясаганда, аягымны сындырдылар. Аннары тагын ярты ел хастаханәдә ятып, реабилитацияне яңадан башладым», – дип искә ала ир.
Башта ул инвалид булуын кабул итә алмый. «Ай буе еладым, яшәргә теләмәдем. Әнием, әбием һәм апам мораль яктан ярдәм иттеләр», – дип дәвам итә ир.
Өметсезлеккә бирелеп, ул алкогольдә юаныч табарга тырыша, ләкин бу ярдәм итми. Аңа психологлар белән аралашу ярдәм итә. Аларның берсе кул белән эшләргә киңәш итә.
«Мин мәктәптәге хыялларымны искә төшердем, яңа максатларым барлыкка килде. Мин яңадан тормышны ярата башладым», – дип дәвам итә Александр.
Мәктәптә укыганда Казаков агачтан фигуралар уеп ясарга ярата торган була. Ул бу эшкә яңадан тотына һәм гади бизәкләр уеп ясый башлый. Бармаклары начар хәрәкәт итә, инструментлары кулдан төшеп китә, тактаны тотарга әнисе ярдәм итә, әмма практика белән куллары ныгый.
«Беренче премиямә кирәкле кораллар сатып алдым»
Аягын сындырганнан соң 1 ел үткәч, Александр Казан янында реабилитация үзәге булуы турында белә.
«Минем аякны сындырган реабилитолог яшь, тәҗрибәсез иде. Ул миңа алга таба реабилитацияләнү өчен ике вариант тәкъдим итте – Түбән Новгородта яки Казанда», – дип сөйли Александр.
Ул Татарстан башкаласын сайлый. Һәр ярты ел саен ир-егет дәвалау процедураларына килә һәм, 2 елдан соң, реабилитация үзәгендә әнисен караган Ольга исемле кыз белән таныша. Ноябрь аенда яшьләр телефон номерларын алмаша, аннары видеоэлемтә аша аралаша башлый. Май аенда Александр кабаттан Казанга реабилитациягә килә һәм 1 айга кала, ә сентябрьдә ул сөйгәне янына күченә.
«Ольганы минем харизмам һәм позитивлыгым җәлеп итте», – дип саный Александр.
Аның сөйгәне банк өлкәсендә эшли. Алар инде 8 ел бергә яшиләр, әмма әле дә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгәннәр. Александр, бары вакыт сайлап, загска барып кына җитәргә кирәк, ди. Әлегә аларның балалары юк, әмма икесе дә әти-әни булырга хыяллана.
2019 елда Казаков «Эшмәкәрлек фабрикасы» проектында катнаша. Ул үз эшен ачарга тели, ләкин сату өлкәсендә тәҗрибәсе булмый. Проектта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионат уздырыла.
Республика этабында Александр беренче тапкыр 2019 елда «Агачтан уеп ясау» компетенциясендә катнаша һәм шунда ук 1нче урынны ала. Ә быел «Агачтан уеп ясау» компетенциясендә милли чемпионатта алтын медаль яулый.
«Абилимпикс»ка кадәр мин агач әйберләрне өйдә ясый идем. Чемпионатта беренче премиямне алгач, аны кирәкле инструментларга сарыф иттем. Өйдә эшләвемне дәвам иттем, заказлар кабул итә башладым», – дип сөйли ул.
Аның остаханәсе ипотекага сатып алынган бер бүлмәле фатирның керү өлешендә була. Эшләгәндә һәр якка агач калдыклары оча. Ир-ат үз остаханәсе турында хыяллана.
«2020 елда Россия Яшьләр оешмасының «Мөмкинлекләр канатлары» инклюзив проектына гариза бирдем һәм 300 мең сум күләмендә грант оттым. Бу акчага программа белән идарә ителә торган станок, стеллажлар, эш өчен материал сатып алдым. «Игелекле эшләр көне» фонды проектны тормышка ашыру өчен бүлмә бирде», – дип сөйли Александр.
2021 ел башында останың иң зур хыялы тормышка аша: аның «МастерКА» балта остаханәсе барлыкка килә. Хәзер Казаков анда ярдәмчесе белән бергә эшли, агачтан оригиналь сувенирлар ясыйлар. Бу – аксессуарлар һәм декор әйберләре: брошкалар, кулоннар, ачкычлар, телефон өчен куя торган җайланмалар, шулай ук төрле фигуралар, сәгатьләр, тартмалар, урындыклар, өстәлләр, ашханә савытлары.
«Кешеләр имән, алма, грек чикләвеге кебек агачлардан ясалган эксклюзив әйберләр сорап мөрәҗәгать итәләр», – дип аңлата Александр.
«Миңнехановка күкчәчәк рәвешендәге брошка бүләк иттем»
Александр берничә тапкыр ТР Яшьләр министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы өчен заказлар үтәгән. Түбән Камада узган Эшмәкәрләр көнендә ул күкчәчәк рәвешендәге авторлык эшен һәм үз эшләнмәләре белән альбомны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иткән.
Моннан тыш, оста Казандагы махсус уеннарга оригиналь сувенир – «Благодарю» социаль адаптация үзәге балаларыннан Миңнехановка бүләк ясаган. Ә 2022 елда «Абилимпикс» чемпионатына ул капкачында Россия гербы һәм ян-якларында татар милли орнаменты булган сандык ясаган.
Александр 2015 елдан бирле бу эш белән шөгыльләнә, аннан үзмәшгуль буларак теркәлә. Хәзер, заказлар алып, аена 40-50 мең сум акча эшли. Ул, дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясау өчен, һөнәри осталык буенча Россия җыелма командасы составына керергә хыяллана.
«Мин яхшы оста булуымны күрсәтергә һәм иң яхшылары белән көч сынашырга телим», – ди ул.
Үз остаханәсендә Казаков шулай ук балалар өчен агачтан уеп ясау буенча бушлай мастер-класслар үткәрә. Балалар тартмалар, сувенирлар кебек эшләнмәләрне ясап, истәлек өчен өйләренә алып кайтып китә.
Остаханәдә эшләүдән тыш, Александр спорт белән дә мавыга. Узган ел электр коляскасында футбол белән шөгыльләнә башлаган. Казанда узган ярышларда команда белән 3нче урын һәм Россия ярышларында «Алга» командасы составында 5нче урынны алган. Һәр атна Казаков «Ярдәм» фонды мәчете янындагы «Дан» спорткомплексына килә, анда коляскаларда адаптив теннис белән шөгыльләнә.
«Бу спорт төре ярдәмендә мин коляска белән яхшырак идарә итә башладым, кул мускулларымны ныгыттым, координациям яхшырды», – дип аңлата ул.
Шулай ук Александр бассейнга йөрергә планлаштыра. Спорт ярдәмендә үз-үзеңә ышаныч арта, яңа дуслар да таптым, ди ул. Буш вакытларында ул дуслары белән шәһәр буйлап та йөрергә ярата.
«Безне кызганырга кирәкми, кызгану кешеләрне көчсезләндерә»
Казаков еш кына тормышның мәгънәсе һәм ни өчен аның белән мондый хәлләр булуы турында уйлана. Бу сорауга җавапны ул инде 10 елдан артык эзли. Быел аңа 33 яшь тулган.
«Аллаһ көчле кешеләргә сынаулар бирә. Бу кеше күтәрә алырлык сынаулар», – ди ул.
Бәхетсезлек очрагына кадәр Александр инвалидларга һәм аларның ихтыяҗларына беркайчан да игътибар итмәгән. Үзе алар хәлендә калгач, мондый кешеләрнең күп булуын күргән. Һәркемнең үз тарихы, үз язмышы бар. Хәзер Александрның мөмкинлекләре чикле дуслары күп.
Казаков фикеренчә, совет чорында җәмгыятьтә инвалидларга карата стереотиплар булган. Элек мондый кешеләрне күрмәскә тырышканнар, ә хәзер инвалидларның тормышта үз-үзләрен табу өчен күп ысуллары һәм бәхетле булу мөмкинлекләре бар.
«Коляскада булсаң ни? Син актив, үзеңне карый аласың, яхшы акча эшлисең, гаиләңне тәэмин итә һәм балаларыңны тәрбияли аласың», – дип уйлана Александр.
Ул, инвалидлар кызгануга мохтаҗ түгел, дип саный.
«Безне кызганырга кирәкми, кызгану кешеләрне көчсезләндерә», – ди Казаков. Ул әлеге сынаулар үзен бәхетле хис итәр өчен бирелгән дип саный.
«Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки мин хәзер элеккегә караганда күпкә яхшырак яшим. Минем өчен һәр көнем кадерле, һәм мин моңа шат», – дип сөйли ул.
Киләчәктә ул машина йөртү таныклыгы алырга планлаштыра. Ул шулай ук югары уку йортының график дизайн бүлегенә укырга керергә тели. 33 яшендәге элекке спецназчы бер генә хыялын тормышка ашыра алмый: сәламәтлеге аркасында, аны махсус хәрби операция зонасына алмыйлар.
«Мин – үз илемнең патриоты, фронтта сугышкан бабаларыбызның батырлыгын хәтерлим», –- дип сөйли Казаков. Ир-ат коляскада йөрсә дә, аякларын сизә һәм, туган илен яклау хыялын тормышка ашыру өчен, яңадан йөри алачагына ышана.