Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллага шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек»

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» дип исемләнгән фәнни конференциягә карата үз фикерен җиткерде. Ул Тукай язган юлларның җәмгыятькә тәэсирен искәртә.

news_top_970_100
«Аллага шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек»
tatarstan.ru

Тукай һәрвакыт янәшәбездә! Бу яктан без — бәхетле буын кешеләре. Без бу дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре аркылы күреп-белеп, ул язганча кабул итеп үстек. «Яшьләй тырышырга» кирәклеге, «эш беткәч кенә уйнарга яравы» һәм башка үгет-нәсихәт күңелләребезгә Тукай аша, үзеннән-үзе сеңеп барган, күрәсең.

Минем үземнең гомер буе Тукайга мөкиббән булуым да шуннан киләдер, мөгаен. Хәтерлим, без, укырга дип, беренче тапкыр Казанга, Тукаебыз әйткәнчә, «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!», – дип барып кердек, «Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур», — дип тырышып-тырышып белемгә, мәдәнияткә, сәнгатькә тартылдык.

Даһи Тукаебыз, үз язмышы бик ачы булгангамы — дөньяны бик иртә һәм бик тирән аңлаган. Шуңа күрә дә, киләчәктә милләт каршында килеп туачак хәлиткеч сорауларга җавапларны да алдан әзерләп куйган кебек тоела. Сүз дә юк, моны аңлар өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк!

XX гасырның 90 нчы еллар башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Алардан исән-имин генә түгел, уңга-сулга тайпылмыйча, чыныгып, көчәеп чыгуыбызда да Тукайның роле зур дип саныйм. Ул чорда мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан — фикерләрен кыю җиткерә белгән, зирәк язучы-шагыйрьләребезгә, галимнәребезгә рәхмәтлебез. Алар, Тукайга ияреп:

«Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без», — дип белдерделәр.

Милләтләр арасына чөй кагарга теләүчеләргә дә төгәл җавапны Тукай бирде:

«Һич бетәрме бу тарихи бергәлек? –

Без туган — бер җепкә бергә теркәлеп»…

Беренче татар конгрессында, шыгрым тулы зур залда, аягурә басып, сөенечле күз яшьләрен яшермичә: «И туган тел, и матур тел», - дип җырлавыбыз хәзер дә күз алдымда… Җир шары буйлап сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның «Туган теле» әнә шулай яңадан берләштереп куйды!

Ә инде «кара йөзләр» безнең халыкны чит илләргә куалый башлагач, Тукаебызның түбәндәге юллары искә төште:

«Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл)…

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

-Если лучше вам,

Туда сами пожальте, господа!»

Аллага шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек. 

2010 елда Болгарны тергезү белән шөгыльләнә башлагач, Тукай томнарын актардык. Һәм өметебез акланды.

2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Ул чакта ЮНЕСКО ның генераль директоры Ирина Бокова сертификат тапшыру өчен Татарстанга махсус килде. 

Бөек Тукаебыз, әлеге истәлекле вакыйганы алдан күргән шикелле, 110 ел элек болай дип язып калдырган:

«Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар;

Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар.

Татарларның бөеклеге, даны — сигез кат күкләргә китсен;

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен». 

Бу шигъри юлларны үзебезгә фатиха дип тә, васыять дип тә, нәсихәт дип тә кабул итәргә тиешбез.

Шунысы да бик мөһим: Габдулла Тукайның 100 еллыгы ЮНЕСКОның халыкара һәм бөтендөнья бәйрәмнәре календарена кертелгән. 1986 ел ЮНЕСКО карары белән Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.

Миңа бик күп илләрдә булырга, андагы халыкларның гореф-гадәтләрен, милли геройларын, әкияти сыннарын күрергә туры килде. Гадәтем шундый: күрәм дә, уйлана-эзли башлыйм. Бездә шуларга тиң көчле һәм тәэсирле образлар бармы? Ә ник булмасын? Шүрәлебез бар бит! Сәнгатьтә, әдәбиятта Шүрәле бик популяр зат. Фәрит Яруллинның дөньялар гизгән «Шүрәле» балеты гына да ни тора! Бакый Урманче һәм башка күренекле рәссамнар әсәрләреннән дә Шүрәле — безгә карап тора. Аны балалар да «Сөйкемле Шүрәле» дип ясыйлар.

Җыеп әйткәндә, Тукай иҗаты — милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк.

Гомумән, бөек шагыйребез иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый. Моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята. Шуңа күрә аның шигырьләре ХХ йөз башында ук бөтен төрки дөньяга тарала һәм ул тугандаш халыкларның үз шагыйренә әйләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100