Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алладан куркыгыз!» - зиратка барган юлда мәетне алып барган катафалк батып калган

Шәһәр мэриясе кабергә табутны машинада түгел, күтәреп алып барырга киңәш итә.

news_top_970_100
«Алладан куркыгыз!» - зиратка барган юлда мәетне алып барган катафалк батып калган

Чаллыда яшәүче Татьяна 97 яшьлек әнисен соңгы юлга озатканда күргәннәре турында яза. Катафалк зиратка барган юлда батып калган.

Посттан аңлашылганча, Татьяна әнисен яңа ачылган зиратта җирләгән. Катафалк пычракта батып калган, аны чыгарганда бөтен кеше «колагына кадәр пычранып бетте» дип яза ханым. Кайберәүләре таеп егылган, кайберәүләре машинадан чыкканда, аны чыгармакчы булганда баткан. «Аллага шөкер, әни моны күрмәде», — дип яза Татьяна.

«Юл салып булмыймы, хөрмәтле хакимият? Алладан куркыгыз!» — дигән комментарий калдырган бер кеше.

Комментарий калдыручылар зиратның яңа булмавын да яза. Җир 2014 елда ук бирелгән булган икән. «Эшли алмыйсың икән, нигә кәнәфи биләп утырасың?» — дип язалар шәһәр мэриясенә.

Зиратта булучылар анда да тәртип булмавын яза. Кабер аралары 20 см гына диләр. Кар эрегәндә каберләр бер-берсе белән кушылып, тигезләнеп бетәргә мөмкин дип язалар.

Юл булмау аркасында зиратка якыннарының каберләренә бармаучылар да шактый иәкн.

«Юл булмау аркасында әни янына бара алмыйм. Соңгы тапкыр барганда көчкә кайттым. Җир кипкәч кенә барып булачак», — ди язалар.

Шәһәр хакимият матбугат хезмәте моңа аңлатма биргән. Аннан аңлашылганча, җирләүне шәхси ритуаль компания уздырган, кайсы урынга җирлисен зират җитәкчелеге белән килештермәгән булган. Хаттан аңлашылганча, зиратның башка урыныннан асфальт юл бар, әмма җирли торган урынга кадәр машинада барып булмый, шуңа да табутны күтәреп алып барырга кирәк. Шуңа күрә кабер янына кадәр машинада барып булмый, дигән җавап язган матбугат хезмәте һәм машинада табутны алып баручыларның үзләрен гаепле итеп калдырган.

Бу җавап халыкны ярсыткан гына. Юл саласы урынга табутны кар өстеннән өстерәп барыргамы дип язалар. Кабер казу өчен генә дә 15 мең алалар, шул акчага вак таш булса да салып булмыймы, дип гаепләгәннәр матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанованы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100