Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Аллаһы Тәгалә могҗизаларны күрсәтеп тора”. Кукмарада ике бала янып үлгән йортта Коръән сакланып калган

“Аллаһы Тәгалә могҗизаларны күрсәтеп тора”. Кукмарада ике бала янып үлгән йортта Коръән сакланып калган

news_top_970_100
“Аллаһы Тәгалә могҗизаларны күрсәтеп тора”. Кукмарада ике бала янып үлгән йортта Коръән сакланып калган

22 февраль көнне Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыккан иде. 3 һәм 6 яшьлек ике бала һәлак булды.

Янгыннан соң калган хәрәбәләрдә Коръән китабы табылган. Ул янмыйча сакланып калган.  

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, дөньяда шундый хәлләр булып, Аллаһы Тәгалә мондый могҗизаларны күрсәтеп тора.

“Коръәнне мыскыл итеп ташлаганда да Аллаһы Тәгалә аны саклый иде. Аллаһы Тәгалә шушы китапны үзгәртергә, югалтырга бирмәм, кыямәткә хәтле аны үзем саклармын дигән аяти кәримнәр бар”, – дип аңлатты Рөстәм хәзрәт.

Хиҗер сүрәсенең тугызынчы аятендә шулай дип язылган: “إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ [Инна Нахну Наззальназ-Зикра Уа Инна Ляху Ляхафизуун] - "Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз”.    

“Аллаһы Тәгалә Коръәнне саклаган, безгә динле булыгыз, динне ташламагыз, динсез яшәп булмый дип күрсәтеп, Аллаһы Тәгалә үзенең аяти кәримнәрен яңадан дәлилли. Мәчеттә һәрвакыт әби-бабалардан калган Коръәни китапларны истәлек итеп саклагыз һәм үзегез дә укырга тырышыгыз дип өйрәтәбез,” – диде Рөстәм хәзрәт.

“Алла сакласын, бу бик кайгылы, авыр хәл”, – диде үзе дә дүрт бала әтисе булган хәзрәт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100