Аллаһ Тәгалә адәм балаларын нинди максат белән бар иткән?
Әлеге сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.
Раббыбызадәм балаларын нинди максат белән бар иткән соң, дигән сорауны искә төшерик. Бусорауга без төрле җаваплар ишетә алабыз: дөньядагы тормыш – гаилә корумаксатына ирешү, дигән кешеләр дә күп; хәерле кеше була белү, балалартәрбияләү, һәм башка фикерләр дә әйтелә. Алары да хата түгел, әмма хакыйкатьтәАллаһы Тәгалә безне бер асыл максат белән халык итте, яратты димәк. Ул да булсаАллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу. Менә бу һәрбер кешенең максатларының асылы булыпторырга тиеш. Чөнки бездән Кыямәт көнендә Раббыбыз каршысындасорала торган нәрсә – ул да безнең гыйбадәтебез, намазыбыз. Гыйбадәтебезнекамилләштерү өстендә эшне туктатмасак иде.