Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһ» сүзе язылган йомырка салган тавык хуҗасы: Төшемдә ике атнадан соң үләсең дип хәбәр иттеләр, бу көнне шөбһәләнеп көттем

Лаеш районы Татар Сараланы авылында билгесез тавык салган "Аллаһ" сүзе язылган йомырка турындагы хәбәр Интернетта яшен тизлеге белән таралды.

news_top_970_100
«Аллаһ» сүзе язылган йомырка салган тавык хуҗасы: Төшемдә ике атнадан соң үләсең дип хәбәр иттеләр, бу көнне шөбһәләнеп көттем

Ялларда Интернет “Аллаһ” сүзе язылган йомырка турындагы хәбәрләр белән тулды. Йомырканы ак кәгазьгә куйганнар, числосы да бар. “Алтын күкәй”нең кабыгында гарәп телендә “Аллаһ” сүзе ярылып ята. Мондый саргылт тышлы йомырканы халык телендә йөрүче кызыл тавыклар сала. Татар Сараланы авылында үз эшен кышын да намус белән башкаручы тавыкның бу кадәр таныласы төшенә дә кермәгәндер!

“Тавыкларны беркайчан суйганыбыз юк, гомерләре бетсә, күмәбез”

“Татар-информ” хәбәрчесе әлеге тарихи тавык хуҗасы Наилә ханым Җиһаншина белән элемтәгә керде. Ул Лаеш районы Татар Сараланы авылында яши.

– Мин үзем тумышым белән Атабай авылыннан, – дип үзе белән таныштыра башлады ханым. – 1983 елда бу авылга килен булып килгән идем. Шуннан бирле, 35 ел авылда китапханәче булып эшлим. Иптәшем белән ике бала тәрбияләп үстердек: бер кыз, бер малай.

Балалар туган оядан чыгып киткәч, Җиһаншиннар эре малларны бетергән. Бүген алар тавыклар гына асрый. Кетәклектә 20ләп тавык.

– Тавык гомере 3 ел диләр бит. Шуңа аларны ел саен алыштырып, яңартып торабыз. Беркайчан суйганыбыз юк. Гомерләре бетсә, үләләр дә, казып күмәбез. Ел саен 21 тавык алабыз. Иптәшемнең гадәтенә кергән, 20не түгел, нигәдер 21не ала, – ди Наилә апа.

Тавыклар әнә шулай табигый сайланыш нәтиҗәсендә яшәп ята хуҗалыкта. Шуңа күрә тарихи йомырканы ничә яшьлек тавык салган, бу турыда беркем белми. Хәтта бармак төртеп, “әнә шунысы” иде дип тә күрсәтеп булмый. Бер төн эчендә дан казанган тавык башка иптәшләреннән бер билгесе белән дә аерылып тормый икән.

Тарих кабатлана

Шунысын әйтергә кирәк, 10 ел элек “Аллаһ” сүзе язылган мондый йомырканы Җиһаншиннарның бер тавыгы салган була инде.

Ул вакытта әле мин гарәпчә укый белми идем. Әби-бабайларга күрсәткәч, алар чыннан да бөек сүзне укыды”, – ди Наилә апа.



Кадерле йомырканың язмышы аяныч тәмамланган! 

Наилә ханым йомырканы бу көнгә кадәр онга күмеп саклый. Әмма, кичә, саксызлык аркасында, әлеге йомырканы кулыннан төшереп вата.

“Кибеп беткән иде инде ул, кабыгы гына калган иде. Ватылса да, яңадан онга күмеп куйдым әле. Ташларга кулым бармый”, – ди Наилә ханым.

“Син үләсең” дигән сәер төш

Лаеш халкы гына түгел, бөтен Татарстан бу йомырканы могҗизага тиңли. Наилә Җиһаншина исә, шушы тылсымлы күкәй үзенең гомерен саклап калган дип саный.

– Төш күрдем. Төшемдә күрәзәче кулларымны тотты да: “Син ике атнадан соң үләсең”, – диде. Мин уяну белән ике атнаны санап куйдым, бу көн 24 февральгә туры килә иде. Атналар ваклана башлаган саен, шөбһәм арта гына барды. Борчуга салмыйм дип, якыннарыма бу хакта әйтергә базмадым. 24 февраль көнне иртүк уянгач, “Аллага шөкер, исәнмен икән әле” дип уйладым. Шуннан соң, эшкә киткәнче, тавыклар янына чыгып киттем. Мин кетәклеккә кергәндә, ояда бер йомырка бар иде. Алдым да өйгә кердем. Кергәч кенә күрдем, йомырка кабыгында “Аллаһ” сүзе ярылып ята.

“Аллаһының кисәтүе түгелме икән?”

10 ел элек йомыркадагы язуны белгечләрдән укытса, бу юлы үзе укый Наилә апа. Чөнки ул өч ел буе якшәмбе мәктәбендә гарәпчә уку-язу һәм намаз тәртипләренә өйрәнгән.

– Дөресен генә әйткәндә, бу йомырка моның кадәр шау-шу тудырыр дип уйламаган да идем. Үзем дә кызык өчен генә “Инстаграм”га куйдым. Менә шуннан аны районның “Инстаграм”дагы рәсми битенә алып куйдылар, башка социаль челтәрләр аркылы таралды, – ди танышым.

Әлеге йомырка шул ук вакытта Наилә ханымның күңеленә шик тә керткән.

– Пенсиядә булсам да, эшләп йөрим. Эшемне яратам. Эштән туктасам, намазга басармын дип уйлап куйган идем. Әллә Ходайдан бер билге, әмер булдымы икән? “Булды, җитте, Аллаһка якынай” дип кисәтүме икән әллә?”, – ди Наилә Җиһаншина.



Ветеринарлар мондый күренеш тавыкның чирле булуын күрсәтә, ди

Наилә ханымның кызы Айгөл Ветеринария академиясен тәмамлаган.

– Ветеринарлар мондый йомырканы авыру белән бәйләп карый. Тавыкка витамин җитмәсә яки инфекцияле бронхит  күзәтелсә, йомырканың кабыгы шулай кабарынкы була, – ди Айгөл. – Әмма мин тавыгым авырый димәс идем, көн саен салмый бит ул андый йомырканы. Меңгә бер. Бүген җыеп кердем йомыркаларны, чип-чиста, кабыгында бер үзгәреш тә юк, – ди Наилә Җиһаншина.



Тавык йомырканы шушы ояда салган

Алтын йомырка Лаешны популяр итәрме?

“Татар-информ” хәбәрчесе әлеге йомырканы алтын йомырка дәрәҗәсенә күтәрүдә өлеш керткән Рәсим Хаҗиев белән дә сөйләште. Ул – Лаеш районы башлыгының матбугат сәркатибе.

“Бу йомырка шуның кадәр ыгы-зыгы тудырыр дип уйламаган идем. Бу сурәт рәсми аккаунтка “смс” булып килде. Мин аны стенага элеп куйдым. Шулай ук үземнең социаль челтәрләргә дә урнаштырдым, – ди Рәсим.

“Бу күкәй Лаешка танылу алып килерме?” дигән сорауга, Хаҗиев, әллә ни зур популярлык алып килер димәде.

Шулай да язулы йомырканы дөньяга чыгаручы кеше ул Рәсим Хаҗиев. Шул уңайдан, әлеге сурәтнең төрле аналогларын да ясарга өлгерделәр. Әйтик, алар арасында Аллаһ сүзе урынына “Рәсим Х”, “Грудинин – кандидат от народа” дигән шаярулар да бар. Кайбер басмалар исә аннан да уздырган, “бу тавыкны авыл җирлеге башлыгы” итеп сайлаганнар дип тә язган.

Боларын исә Рәсим Хаҗиев арттыру, медиа өлкәсендәге коллегаларының фантазия җимеше дип атый. Матбугат сәркатибе язулы йомырканы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күрүен дә раслады. Аның: "Бу - Аллаһыдан бер билге" дигән сүзләрен китерде ул. 

“Бу – Аллаһының инсаннарга үзен искә төшерүе”

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов бу йомырканы Аллаһ тарафыннан бер кисәтү итеп кабул итәргә кирәк, ди.

– Мондый хәлләр еш була, – диде ул. – Язулы йомыркалар да, умарталарның “Аллаһ” сүзе ясап сарылуы да, чәчәкләрнең шулай үсүе дә очрый табигатьтә. Әмма бу – Ходай тарафыннан бер билге, кисәтү. Ул йомырканы шул тавыкның хуҗасы гына түгел, бөтен дөнья күрде бит. Шул рәвешле, Аллаһы Тәгалә инсаннарга үзенең барлыгын искә төшерә. Кайвакытта сабыйлар да теге яки бу җиренә “Аллаһ” сүзе язылып туа. Дагыстанда яңа туган сабыйның кулына Коръән аятьләре язылган иде хәтта. Язулы сарык бәтиләре дә туа, – ди хәзрәт.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сүзләренчә, монда хафаланырга урын юк.

– “Аллаһ” сүзе язылган йомырка нәселгә дә, нигезгә дә куркыныч тудырмый. Бу – Ходайның рәхмәте һәм хикмәте, – диде ул.

Кабыкның бозылуы – витамин җитмәүдән”


      Түбән Камада яшәүче Илнур Зәйнуллин – Татарстанда иң күп кош-корт үстерүче фермер. “Татар-информ” хәбәрчесе Лаеш районындагы язулы йомырка аркасында, аның белән дә элемтәгә керде.

    –  Күрдем мин ул йомырканы Интернеттан. Әмма анда бит “Аллаһ” дигән язу юк, дүрт таяк. Әллә нинди йомыркалар очрый инде ул. Кабыгы күпереп, сырланып торганнары да, юка кабыклылары да, хәтта груша, банан формаларындагы да була. Болар барысы да тавык организмына витаминнар һәм микроэлементлар җитмәүдән, – ди фермер.

    Бу елның теләсә кайсы вакытында күзәтелергә мөмкин икән.

    – Шәхси хуҗалыкта мондый проблемалар еш була. Чөнки кош-корт тулы кыйммәтле ризык ашамый. Авыл кешесе нәрсә инде ул, бодай сибә дә, вәссәлам! Тавык кына булса да, аңа витаминнар да, азык катнашмалары да кирәк. Без бодайдан тыш, тавыкларга көнбагыш, борчак, кукуруз, витаминнар һәм микроэлемент кушылмалары бирәбез. Кабыкның бозылуы – витамин җитмәүдән ул. Йомыркаларны үзебез көн саен сортларга аерабыз. Кабыкта теге яки бу үзгәреш продуктның бәясен төшерә. Шуңа күрә кабык авыруларына юл куймаска тырышабыз, – диде Илнур Зәйнуллин. 

    Сүз уңаеннан, мондый хәлләр даими рәвештә күзәтелә. Мәсәлән, күптән түгел генә Дагыстанда тәненә "Аллаһ" дигән таплар чыккан малай турында яздылар. Татарстанда, башка төбәкләрдә дә "Аллаһ" сүзе язылган йомыркалар, бал кортларының кәрәзләргә "Аллаһ" дип язуы турында мәгълүматлар булгалап тора.

     

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100