Алла Пугачеваны саранлыкта гаеплиләр: Яңа ел табынында кунакларга аракы белән селедка гына тәкъдим иткән
Алла Пугачеваны саранлыкта гаеплиләр: Яңа ел табынында кунакларга аракы белән селедка гына тәкъдим иткән
Яңа ел төнендә Алла Пугачева экраннарга чыкмады. Ул Кремль сараенда узачак концертына көч саклый дип хәбәр итә шоу-бизнес турында язучы басмалар.
Алла Пугачева Яңа елны үз өендә - якыннары һәм дуслары белән бергә каршылаган. Галкин белән Пугачева яшәгән биниһая зур сарайдагы Яңа ел табынын Марина Юдашкина Инстаграмга урнаштырган. Фотода - кунаклар, Валентин һәм Марина Юдашкиннар, җырчы Александр буйнов.
instagram.com/marinayudashkina/
Кунаклар табынның бик ярлы булуына игътибар иткән. Өстәлдә "оливье" салаты, суган белән селедка һәм аракы. Дөрес, өстәлдәге приборлар - "патшаларныкы" дип әйтергә була, ул Максим Галкин заказы буенча Италиядә эшләнгән.

"Рус кешеләренең русча - селедка беренче планда!"
"Иң күңелсезе - Максим. Аңлашыла да. Аның күңел ачасы килә, ә монда - әби-бабайларның күңелен ачарга кирәк. Нык бул, Макс!"
"Салатлары бар кешеләрчә".
"Тәлинкәләр буш. Ә кайнар ризык кайда? " - дип яза укучылар.