Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачеваның "Миллион алых роз" җырын татарча җырлагач, авыл гармунчысын чит төбәкләргә юбилейларга чакыра башлаганнар

Алла Пугачеваның "Миллион алых роз" җырын татарча җырлагач, авыл гармунчысын чит төбәкләргә юбилейларга чакыра башлаганнар

news_top_970_100
Алла Пугачеваның "Миллион алых роз" җырын татарча җырлагач, авыл гармунчысын чит төбәкләргә юбилейларга чакыра башлаганнар

Ватсап челтәрендә Алла Пугачеваның "Миллион алых роз" җырының татарча тәрҗемәсе таралды. Бу кеше - Арча районы Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов.

"Бу җыр чыккач, Сызрань, Чувашияләрдән "Сез кайда, юбилейга китерәсе идек дип чакыра башладылар", - дип сөйләде Рөстәм Зыятдинов.

Аңа 50 яшь, ул Арча районы Чулпан авылында Закиров фермер хуҗалыгында идарәче булып эшли. Алабугада мәдәният белгече, Буада зоотехник булырга укыган. "Улым, ике кызым бар, олы кызым Чулпан да бик матур итеп җырлый. Әби бик матур итеп гармунда уйный иде", - дип сөйләде ул. Вакытында музыка өлкәсе буенча китәргә дә уйлаган, "мөмкинлек тә бар иде, авылда калдым инде", - дип сөйләде Рөстәм Зыятдинов.

"Миллион алых роз" җырын ул үзе тәрҗемә иткән. Бу җыры чыккач, "Илле яшегезгә җитеп. нигә шулай эшләп йөрисез", - дип шелтәләүчеләр дә булган. "Талантны яшереп яткырырга кирәкми",- дигән фикердә җырчы.

Аның башка җырлары да бар, аларны кызы инстаграмга кертеп бара.

"Эстрададагы 75 процент талант иясе түгел, акча белән генә кергән. Микрофонны алып куйсаң, алардан бөтенләй тавыш чыкмый, - ди Рөстәм Зыятдинов. - Ә мин юбилейларга барганда микрофонны алмыйм да". Ул яшьләр арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да конкурслар оештырып, талантларны барларга тәкъдим итә.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Миллион алых роз Аллы Пугачевой на татарском. Миллион, миллион чәчкәләр) Ватсаптан килде, бу абыйны белмисезме? ...дип язган идем. Арча районы Пошалым авылыннан Рөстәм Зәйнетдинов булып чыкты. Рәхмәт ярдәмегезгә. афәрин Рөстәм абый. #миллионалыхроз #аллапугачева #татарча #арча #арск # #приколы #арчарайоны #аллапугачёва @alla_orfey Әллә нинди булган кешеләр яши инде районнарда. Бер дә тавышы булмаганнар кайчак йолдыз була, талантлар күренми кала. Сез җырның тәрҗемәсен генә карагыз. Үзе гади, үзе эчтәлеген үзгәртмәгән, үзе матур. Рус хитларын татарчага авыштырып йөргәннәр иде бит бездә берзаман, шырдый-бырдый хәсрәт тәрҗемәләр белән. Чашка кофеюларны кайнап торган чәй дип тәрҗемә итеп. Менә бу агай - талант!

Публикация от Рамис Латыпов (@ramis_latipov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100