Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачева сәер авыруы турында сөйләгән

Алла Пугачева сәер авыруы турында сөйләгән

news_top_970_100
Алла Пугачева сәер авыруы турында сөйләгән
Күптән түгел генә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узган Алла Пугачева сәер авыруы турында сөйләгән. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.

Примадонна сүзләренчә, ул яшь чагында сәер авыру белән авыру сәбәпле, ачык төсле матур кием кия алмаган. Әнисе аңа бик матур бер күлмәк алып кайткан. "Мин аны киеп биш минут йөрдем. Шуннан соң башым әйләнә башлады, ниндидер сәер тир бәреп чыкты", - дип сөйләгән Пугачева.

Сәер авыру аркасында ул бик нык калтыранган. Кызыл, яшел, зәңгәр төсле әйберләр янында үзен начар хис иткән. Шуңа күрә Пугачева озак еллар дәвамында кара кием киеп йөрергә мәҗбүр булган. Ул иптәшләренә матур күлмәкләре булуы турында әйткән, ләкин үзенә охшаганга күрә карадан йөрим дип аңлаткан.

"Минем бу авыруымны беркем дә аңлый алмады", - дип искә алган Алла Пугачева.

Олыгая башлагач, бу авыру үзеннән-үзе беткән. Хәзер ул ачык төсле кием дә кия ала икән. Аңа күк чәчәк төсе күбрәк ошый. "Ләкин мин барыбер кара һәм ак төстән киенәм", - дигән җырчы.

Фотода 2014 елның 22 декабрендә Мәскәү Кремлендә СССРның халык артисты Алла Пугачевага "Ватан алдындагы казанышлары өчен" IV дәрәҗә орден тапшырган мизгел сурәтләнгән (чыганак: kremlin.ru).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100