Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачева үлгән дигән хәбәр интернетны шаулатты

Бүген иртәнге уннар тирәсендә Россия эстрадасының примадоннасы үлеме турында хәбәр социаль челтәрләрдә таралды.

news_top_970_100
Алла Пугачева үлгән дигән хәбәр интернетны шаулатты
Твиттерда Романа исемле кеше "Пугачева үлде" дип язып куйган. Аны йөрәк артериясендә тромбоз аркасында вафат булды дип хәбәр иткән ул. Шулай ук җырчыны тыелган препаратлар куллануда да гаепләп язган. Романа сүзләре буенча, Пугачева мәете инде моргта булган.

"Татар-информ" агентлыгы Романа твитының рәсемен урнаштырды.

Кешеләр бик борчылган, кайгы уртаклашу турында язмалар чыга башлаган. 

Бәхеткә, соңрак Алла Пугачева улы Гарри белән видео куйган. Шулай итеп ул үзенең исән булуын күрсәткән. 



"Алла Борисовна, сезнең белән бар да тәртиптә, Аллага шөкер. Сезнең үлемегез турында фейк таралды", дип язганнар аның тамашачылары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100