Алла Пугачева игезәк балаларының сәламәтлеге өчен җитди куркуга калган
Гарри белән Лизаны куркуга салган җәнлек белән видеоны миллион ярымнан артык тапкыр караганнар инде.
Алла Пугачева белән Максим Галкин гаиләсе яши торган Грязь авылында кыргый пума йөргән. Бу турыда Максим Галкин инстаграмда язды.
Артист авылда йөргән кыргый җәнлек сурәтләнгән видеоны да күрсәтте. Бакчалар, урамнар буйлап иркенләп йөрүче җәнлекнең муенчагы да юк. Кыргый хайван өй тирәсендә йөргән бер эткә дә ташлана.
Пугачева белән Галкин балалары өчен бик борчылган. Әниләре Лиза белән Гаррины беркая да җибәрмәгән. Сабыйларның сәламәтлеге өчен кайгырышканнар. Аларны гел күзәтеп кенә торганнар.
Соңрак бу пуманы тотып алганнар. Кешеләр арасында зыян күрүчеләр булмаган.
Вакыйга тыныч тәмамлангач, Пугачева-Галкин гаиләсе мультфильм карарга барган.