Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачеваның яңа җыры чыкты: «Минем өчен борчылма, мин теләсә нинди язмышка әзер...»

news_top_970_100
Алла Пугачеваның яңа җыры чыкты: «Минем өчен борчылма, мин теләсә нинди язмышка әзер...»

Алла Пугачева «Минем өчен борчылма» – «Не беспокойся за меня» дигән җыры чыкты. Аны Филипп Киркоров үз аккаунтына куйган.

Җырда «Минем өчен борчылма, мин теләсә нинди язмышка әзер… Борчылма, мин таш булып аска ташланмам. Борчылма… Мин бер дигән итеп яшим!» дигән юллар бар.

Киркоров элекке хатынына эчтәлекле җыр өчен рәхмәт әйткән. «Синең күңелдә, синең йөрәктә, синең иҗатта һәрвакыт яз. Юбилеең алдыннан шундый тетрәндергеч җыр өчен рәхмәт. Җырла, Алла! Яратам», – дип язган Киркоров. СССРның халык артисткасына апрельдә 75 яшь тула.

Махсус операция башлангач, Алла Пугачева ире белән Израильгә китте, анда сугыш башлангач, Кипрга күченде. Аның ире Максим Галкин «чит ил агенты» дип табылды.

Алла Пугачева Россиягә 3 тапкыр кайтып килде. Соңгысы – көзен. Ул мирас төзү һәм балалары белән бәйле документларны алырга кайткан, дип яздылар. Пугачева Тверьдәге студиядә 3 җыр яздырган.

Кичә Алла Пугачева тамашачыларына мөрәҗәгать яздырды. «Бирешмәгез. Күңелегезне төшермәгез! Йортыгызга иминлек», – дип язган ул.

Пугачеваның кызы Кристина Орбакайте 2024 елда беренче концертын бирергә җыена. Ул «Октябрьский» концерт залында булачак. Былтыр яз бу залның фойесыннан Алла Пугачеваның портретын алып ташладылар – ул портрет 40 ел торган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100