Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачева, Максим Галкинны Израильдә калдырып, ялгызы гына Мәскәүгә кайткан

news_top_970_100
Алла Пугачева, Максим Галкинны Израильдә калдырып, ялгызы гына Мәскәүгә кайткан

Алла Пугачеваны Мәскәү аэропортларының берсендә күргәннәр. Әмма ул ире Максим Галкин белән булмаган.

Бу сәбәбен журналист Феликс Грозданов РЕН ТВ каналында аңлаткан. «Максимның җәйге концертлар. Аның тирәсендәге шау-шу сәбәпле, заллары тулы. Галкинга Алла өчен генә түгел, балаларын укыту өчен дә эшләргә кирәк. Алар Мәскәүнең 1 номерлы мәктәбендә укый. Алар уку өчен 3 миллион тирәсе түли. Аны каян аласың», – дигән журналист.

Ул Алла Пугачеваның пенсиясе 60 мең сум тирәсе икәнен әйткән.

Галкинның хатыны белән кайтмау сәбәбе – сәясәт, дип яза басма. Максим Галкин махсус операциягә каршы чыгыш ясаган иде. Аннары алар Израильгә киттеләр.

5-tv.ru сайты язуынча, Алла Пугачева үзе дискуссияләргә кермәде, сәясәт турында чыгышлар ясамады һәм Россиягә кайтачагын әйткән иде.

Феликс Грозданов фикеренчә, Алла Пугачеваның Россиядә халык җырчысы булып каласы килә, шуңа да ул сәясәт турында нидер әйтми. Ул шулай ук бу парның «гостевой брак» булачагын фаразлаган: Галкин Израильдә кала, Пугачева кайта-китә яши.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100