Җырчы, «Хижина музыканта» буларак танылган Раил Арсланов белән Сәйдә дуэт яздырган. Алар башкаруындагы «Даладан» җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Яшь җырчыларның бу дуэтын барысы да бик яратып кабул иткән. Шул ук вакытта шәхси тормышы турында ачылып сөйләми торган Сәйдә һәм әлегә буйдак Раилне инде «кавыштырып» куючылар да булган.
«Менә дигән килен. Буйдак тормышыңа нокта куярга вакыт», «Гайбәтләр чыгара башларга буламы инде?», «Гафу итегез, ләкин сез шундый килешеп торасыз. Очкын булсын», «Раил, интернет аша өйләндереп тә куялар инде үзеңне. Әллә өйләнәсеңме соң?» – дип бихисап күп комментарийлар язалар яшьләргә.
Сез ничек уйлыйсыз? Раил белән Сәйдә бер-берсенә туры киләләрме?