Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әллә бушлай концерт куясызмы?»: Салават Фәтхетдиновтан нинди яңалык көтәләр?

news_top_970_100
«Әллә бушлай концерт куясызмы?»: Салават Фәтхетдиновтан нинди яңалык көтәләр?

Салават Фәтхетдиновның «ВКонтакте»дагы төркемендә «Кич шәп яңалык булачак» дигән хәбәр куйганнар. Яраткан җырчыларыннан нинди яңалык көтүләрен укуы шактый кызык:

«Сугыш бетте, дисәләр, әй яңалык шәп булыр иде, менә, ичмасам, бу – яңалык, дияр идек, «ура!» кычкырып»;

«Бабай булгандыр инде, килене авырлы түгел идеме соң (кыланчык)»;

«Әллә сугыш бетәме?»;
«Нәсел дәвамчысы тугандыр әле»;

«Салават, 90нчы елларда Аксубай районы Түбән Майна авылында билет сатып, синең өчен фонограммага Шәфәгать җырлаган иде. Шуның өчен безгә килеп бушлай концерт куярга җыенмыйсыңмы? Ул концерта булган халыкның яртысы үлеп бетте инде, но без әле исән»;

«Йөзегездән кояш балкый, яхшы яңалык бу»;

«Салават Зәкиевич, әллә «Адымнар»да концерт буламы?»;

«Әллә концерт куясыз инде бушка?»

Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җырына да халыкның реакциясе кызыклы. Берсе: «Мине генә яратмыйсыз», – дип язып куйган.

Кич Салават «шәп яңалыгын» әйткән – Казандагы рестораннарның берсендә концерт була икән. Билет бәясе – 500 сум. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100