Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһ бирә икән — баш тарту гөнаһ»: бер елда өч бала тапкан ханымның тарихы

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә бер хатын-кыз бер елда өченче баласын тапты. Бу хатын игезәк балалар тапканнан соң нәкъ 11 ай узгач өченче малаен тудырды.

news_top_970_100
«Аллаһ бирә икән — баш тарту гөнаһ»: бер елда өч бала тапкан ханымның тарихы
Кама балалар медицина үзәге

Узган атнада республика матбугатында «Чаллыда яшәүче хатын-кыз бер ел эчендә өч баласын тапты» дигән башисемнәр еш очрады. Монда медицина ягыннан бернинди табышмак та юк икән — 2020 елның гыйнварында Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә ханым игезәкләр — кыз һәм малай таба, ә декабрьдә тагын бер малае туа. 

«Хатын-кызларның беренче һәм икенче балаларын табу арасындагы кыска вакыт сирәк күренеш түгел. Хәтта кайчак тугыз айлык интервал да була. Бу очракта хатын-кызның бер ел эчендә күп балалы әни булуы иң кызыклы факт», — диделәр хастаханәдә. 

24 яшьлек Сабина булачак ире белән Дагыстанда танышкан, алар икесе дә шунда туып-үскән. Багатыр Раджабов 30 ел элек Чаллыга күченеп киткән. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң автокалада төпләнеп калган. Өйләнешкәннән соң хатынын да монда алып килгән. 

«Чаллы искиткеч шәһәр булып чыкты — якты, киң, уңайлы. Ләкин менә мондагы салкыннарга гына һаман ияләшә алмыйм. Кыш минем өчен һәрвакыт стресс», — дип сөйли Сабина. 

Сабина нәкъ менә кышын беренче мәртәбә әни була. 

«Багатыр белән беренче балабызны озак көттек. Гаилә булып биш ел яшибез инде. Шуңа күрә авырлы икәнемне белгәч, бик сөендем. УЗИ игезәкләр булачагын күрсәткәч, чын дөресен әйткәндә, бик гаҗәпләндем. Минем яктан да, аның ягыннан да нәселдә игезәкләр юк. Һәрхәлдә, туганнардан кемнең дә булса игезәк балалары булуын ишеткән булмады. Ә ирем: „Аллаһ безгә берьюлы ике бала биргән икән, димәк, ул безгә рәхмәтле“, — диде. Мин аның белән килешәм», — диде ханым. 

Әни кеше сүзләренчә, беренче йөклелек бернинди өзлегүләрсез узган. Табиблар бернинди махсус киңәш тә бирмәгән — бары тик яхшы тукланырга һәм витаминнар эчәргә кирәк булган. Бала тапканда да бернинди авырлык тумаган. Балалар матур датада — 2020 елның 20 гыйнварында туган. Башта 2530 граммлы һәм 48 сантиметрлы кыз бала, ә аннан 2300 граммлы һәм 46 сантиметрлы малай туган. Нәниләргә Сафия һәм Кәбир дип исем кушканнар. Кызның исемен әнисе сайлаган, ул «сайлап алынган» дигәнне аңлата. Ә малайга исемне әтисе сайлаган. Гарәпчә ул «бөек» мәгънәсенә ия. 

«Алар шундый төрле. Төс-кыяфәтләре бер-берсенә бер дә охшамаган. Кызыбыз — аксыл, улыбыз — каракучкыл, әмма икесендә дә әтиләренең чалымнары бар. Ә менә характерлары — ут һәм су инде. Сафия тиктормас, гел үзенә игътибар таләп итә. Энесеннән аңа эләгеп тә ала инде — чәчләрен эләктереп алырга мөмкин. Кәбир тыныч, басынкы, гел кулга күтәрергә куша», — дип бүлеште хис-кичерешләрен Сабина. 

Сабина сүзләренчә, балалар бер генә нәрсәне берьюлы эшли: төнлә гел бергә уяналар икән. 

«Берсе күзләрен ача икән, икенчесе дә уяна», — дип елмая Сабина. 

Декретның беренче айлары карантинга туры килгән. Шуңа күрә әтиләренең ярдәме сизелерлек булган. Ә соңыннан чикләүләр бетерелгәч, гаилә башлыгы баш-аягы белән бизнеска чума –шәһәрдә аның берничә җәмәгать туклануы урыннары бар. 

Шул вакытта Сабина икенчегә йөкле икәнен белә дә инде. 

«Миңа шок булды, баштагы уйлар чуалып бетте, ныклап уйларга, тормышны кабат үзгәртергә кирәк иде», — дип борчулары белән бүлеште әни кеше. Әмма иренең һәм табибларның ярдәме монда бик сизелә. 

«Багатыр: „Әгәр Аллаһ бирә икән, рәхмәтле булып кабул итәргә кирәк“, — диде. Ә табиблар бала береккән һәм яхшы үсә диделәр», — дип исенә алды Сабина. 

Дөрес, шул мизгелдән башлап игезәкләрне кулга әтиләре ешрак ала башлый. Сабина коляска тартып йөрүне дә үзенә рөхсәт итә алмый — иренең эштән кайтуын көтеп тора. Тулаем алганда, барысы да яхшы булган. 

Һәм игезәкләр туып нәкъ 11 ай узгач — 20 декабрьдә Сәид дөньяга аваз сала. Малай 3590 граммлы һәм 53 сантиметрлы булып туа. 

«Әтиләренең тагын бер күчермәсе», — дип елмая бәхетле әни. 

Дагыстанда яшәгән туганнары Раджабовлар гаиләсен «уңышлы» еллары белән тәбрикләгән. «Яхшы гына эшләдегез һәм ял итәргә дә була», — дип шаярта алар. 

Әмма Сабина әле барасының да башлануын гына аңлый. «Яшәү урыны белән берәр нәрсә хәл итәргә кирәк. Без әлегә ике бүлмәле фатирда яшибез. Өч бала белән анда кысанрак булачак», — дип планнары белән бүлеште Сабина. 

Шушы көннәрдә Сабинаны һәм аның яңа туган улын өйгә чыгарачаклар, анда бәләкәчне игезәкләрдән калган ике урынлы карават көтә. 

Раджабовлар Яңа елны беренче мәртәбә бишәү каршы алачак.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100