Алкышлауны кем һәм кайчан уйлап тапкан?
Концертлар әдәбе буенча, алкышларның мәгънәсе урынына һәм вакытына карап аерыла.
Хисләр тулып ашканда, кешеләр ни өчен кул чаба, алкышлый башлый? Кайсы очракта алкышлау мәгънәсез гамәл була? Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Кул чабу - кеше барлыкка китерә ала торган иң сәер һәм каты тавышларның берсе. Нәни балалар сөенеп кул чаба. Этник җырчылар, биючеләр кул чаба.
Алкышларны куллану рәсми рәвештә Борынгы Римда теркәлгән. Хәзер алкышлау уңай хисне аңлатса да, борынгы заманда ул тискәре хис тә була алган. Мәсәлән, император Август вакытында тамашачыларның трибуналары берничә өлешкә бүленә, аларның һәркайсының үз дирижеры билгеләнә. Сигналга карап, кешеләр чыгып кул чаба, тавышлана башлый. Бу алкышлар мактау да, сәхнәдән куу да булырга мөмкин.
Вакыт узу белән алкышлар тамашачыларның башкаручыга рәхмәтен аңлата башлый.
Концертлар әдәбе буенча, алкышларның мәгънәсе урынына һәм вакытына карап аерыла. Кайсыбер илләрдә һәм театрларда музыкаль әсәр өлешләре арасында кул чабу матур түгел дип санала. Бетховен һәм Моцарт заманында исә өлешләр арасында гына түгел, аерым соло матур булса да кул чабарга ярый.