Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алкогольгә бәйлелектән ничек котылырга?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Алкогольгә бәйлелектән  ничек котылырга?
– Племяннигым өчен борчылам. Ул өйләнгән. Алькогольгә бәйлелектән интегә. Бөтен гаиләбез белән аңа ярдәм итәргә телибез, әмма нәтиҗәсе юк. Бу проблеманы ничек чишәргә икән?
Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: -Бу – бик зур проблема. Монда проблема анда гына да түгел. Аракыга бәйле кешегә генә түгел, шул кешегә бәйле кешеләргә дә ярдәм күрсәтергә кирәк. Монда әти-әниләр дә, туганнар да үзгәрергә тиеш. Аракыдан котылу өчен иң беренче теләк, икенче аңлау, өченче җаваплылык кирәк. Наркологиядә иң беренче адым – мотивация. Алкоголизм – үлемгә китерә торган авыру. Иң беренче анда психика үлә, ул икенче кешегә әйләнә. Аннары инде физик авырулар баш калкыта.
“Кодлаштыру” авыруны бетерми, әмма бәйлелекне билгеле вакытка туктата. Шул чакта аның белән психотерапевтлар ярдәмендә, тернәкләнү процедуралары үткәрергә кирәк. Кеше аек йөрүнең файдасын күрергә, теләгенең зурмы-юкмы икәнен, тормышның яңа этабындагы үзгәрешләрне, мәгънәсен аңларга тиеш. Менә шуларны уйласа, кодлаштыру да булыша. Андый уйларны уйлый алмаса, психотерапевтлар ярдәме дә кирәк була. Әз дигәндә бер ел эшләргә кирәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100