Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алкогольгә бәйлелекне ничек танырга?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Алкогольгә бәйлелекне ничек танырга?

– Ничек итеп кешегә үзен алкоголизм белән авыру икәнен танытырга? Туганнан -туган абыем күп еллар эчү белән мавыга, аракыга бәйле икәнен танырга теләми. Үзе генә яши, гаиләсе юк, даими эш урыны да юк. Аңа ничек ярдәм итәргә?

   Психотерапевт Гомәр Зыятдинов:

- Сөйләшергә кирәк. Бу очракта психотерапевт сөйләшергә мөмкин. Халыкара авырулар классификациясендә бәйлелекнең 6 пукнты бар. Беренчесе – нык теләү. Аракыга кешенең бәйлелеге нык көчле. Икенчесе – эчүеннән туктый алмый. Бер рюмка эчә, аның артыннан икенчесен, өченчесен. Кунакта булганда, тост вакытында да көтәргә хәле бетә. Өстәл яныннан кеше торып киткәч тә, ул үзе генә булса да “җибәрә”. Өченчесе – махмыр синдромы. Хәлсезлек күзәтелгәндә, кеше бу проблеманы аракы белән чишә. Алкоголик булмаган кеше кич белән күбрәк эчкән булса, иртән аңа карый да алмый, коса башлый. Ә бу очракта кеше эзләнә. Дүртенчесе – кеше бик күп эчә башлый. Горурлана башлый хәтта. “Менә мин күпме эчә алам, бер шешә, ике шешә, минем организм нинди чыдам” дип. Бишенчесе – бөтен гомере шул аракыга гына табынып уза. Театр, спорт, хобби аның өчен чит. Бу турыда ул оныта. Эчми торган туганнарына да эзне суыта. Алтынчысы – кеше аракыны нинди дә булса авырулардан котылу өчен эчә. Баш авыртса да, ашказаны борчыса да, дәваны аракыдан эзли. Шушы алты пунктның өчесе бар икән – кеше ярдәмгә мохтаҗ дигән сүз. Сәбәбе булса да, булмаса да эчүче кешеләр бар. Иртән эшкә барасы булса да эчә, эштә нинди дә булса бәйрәм булса, туктый алмый. Бу кешегә иң элек аңлатырга, аннары теләк булдырырга кирәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100