Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алкоголь баш миенә нинди зыян китерә?

news_top_970_100
Алкоголь баш миенә нинди зыян китерә?
Владимир Васильев

22 июльдә Бөтендөнья баш мие көне билгеләп үтелә. Ул кешеләр баш мие сәламәтлегенең мөһимлеге турында уйлансын өчен Бөтендөнья неврология федерациясе тарафыннан гамәлгә куелган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Алкогольнең баш миенә тискәре йогынты ясавы билгеле. Бу йогынты механизмнары турында 2нче амбулатория бүлеге мөдире, Республика клиник наркология диспансерының табиб-психиатр-наркологы Булат Гатин сөйләде.

Алкогольне чамадан тыш куллану нерв күзәнәкләренең юкка чыгуына китерә, ул баш миенең эшчәнлеген боза. Хәтер бозыла, кеше озак уйлана, үзе теләгәнен әйтә алмый. Алга таба хәмер куллану белән хәл тагын да начарая бара, дип билгеләп үтә нарколог.

«Баш мие бозылу барлык адаптив функцияләрне югалтуга китерәчәк: кеше үзенә хезмәт күрсәтү, социумда булу, эшләү, үз-үзен тәэмин итү мөмкинлеген югалта. Ул гаилә һәм җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасы була алмый. Кызганыч, нигездә, бу нәтиҗәләр кире кайтармаслык була. Без моны наркология диспансерында дәваланган пациентларыбыз мисалында күрәбез. Хәтер бозылуы (алкоголь кулланудан килеп чыккан амнестик синдром) диагнозы куелган очракта еш кына шул хәлдә калган. Дәвалау фонында хәлне тотрыкландырырга мөмкин, әмма кире кайтарылмый инде», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100