Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алкоголь аркасында...» – Ринат Рахматуллин «элеккеге» серләрен ача

news_top_970_100
«Алкоголь аркасында...» – Ринат Рахматуллин «элеккеге» серләрен ача
социаль челтәрләр

Ринат Рахматуллин сторислары аша үзенең тамашачысына мөрәҗәгать итте. Җырчының элек «тәртип бозып йөргән», планлаштырылган концертларына килмичә калган вакытлары еш булган. Ул тыңлаучыларына үзенең үзгәрүе турында сөйли, элекке хаталарын кабатламаска сүз бирә.

Дуслар, бүген бер мөһим темага кагылырга телим. Комментарийлардан күренгәнчә, бу күпләрне борчый. Элек концертларга килмәгән чакларым булды. Аерым шәһәрләрдә бу берничә тапкыр кабатланды. Мин моны яшереп тормыйм, кайчак мөһим сәбәпләре дә булмады. Килмичә калуларым, күпчелек, алкоголь аркасында…

Үземнең һәр концертымда әйтәм – хәзер мин элекке Ринат Рахматуллин түгел. Минем карашларым, принципларым, тормышым тулысынча, 180 градуска үзгәрде. Тагын бер кат кабатлыйм – мин сезне алдаламыйм. Бу сезонга планлаштырылган барлык концертларым да үтте һәм үтәчәк, Аллаһы боерса. Хәзер минем максатларым башка. Мин яңадан элекке дәрәҗәмә күтәрелергә, аннан да югарырак үсәргә телим. Үзем өчен тагын да югарырак проектлар әзерлим. Һәм әлбәттә, бу юлда минем белән сез булмасагыз, кадерле тамашачым, мин бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем.

Сезгә зур рәхмәт, сез һәрвакыт минем белән калдыгыз. Мин хәзер – башка Ринат Рахматуллин. Элекке хаталарымны кабатламаска сүз бирәм, – дигән Ринат Рахматуллин.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 март 2025
    Исемсез
    Амин, шулай булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100