Бүген иртән Әлки районында Иске Биктимер авылы янында ике җиңел машина бәрелешкән. Авариядә алты кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Биредә «Лада» һәм Mazda бәрелешкән. Mazda юл кырыена төшеп киткән.
«Лада» машинасында ике кеше, Mazda салонындагы тагын дүрт кеше имгәнгән. Аларны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.