Татарстанның Әлки районында фаҗига булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Татар Борнае авылындагы буада 63 яшьлек ир-ат батып үлгән. Пенсионер коенган вакытта су астына киткән һәм кире чыкмаган.
Мәрхүмнең гәүдәсен шушы җирлектә яшәүчеләр ярдан якынча 10 метр ераклыкта, 1 метр тирәнлектә тапкан. Әлеге урын коену өчен махсус җиһазландырылмаган булган.
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе искәртә: су ваемсызлыкны кичерми. Коену сезоны тәмамланды, һава һәм су температурасы тиз арада түбәнәя. Мондый шартларда кеше тиз туңа, бу исә хәтта сәламәт һәм йөзә белгән кешедә дә көзән җыеруга, кинәт аңны югалтуга яки йөрәк эшчәнлегенең туктавына китерергә мөмкин», – дип кисәтәләр ведомствода.