Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага ярдәм кирәк

news_top_970_100

Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Әхәт кызы Гайфуллинаның өе янып беткән. Янгын бик тиз таралу сәбәпле, зыян күрүчеләрнең гомер буе җыйган дәүләте барысы ут эчендә калып юкка чыккан, дип хәбәр итә Флюра Абдуллина.

Янгыннан зыян күргән, йорт-җирсез калган, гомере буе мәдәни-агарту эшләрен алып барган Рәсимә Әхәт кызы гаиләсенә ярдәм итү өчен, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте хәйрия акциясе үткәрә.

«Хөрмәтле якташлар! Бердәмлек авыр чакта беленә, халык төкерсә – күл була, диләр. Башкалар хәсрәтенә битараф булмаганнар, күңелендә изгелек чаткысы булганнар, безнең бу язмабызны игътибарсыз калдырмасагыз иде. Сезнең кечкенә генә ярдәмегез дә аларга иртәге көнгә өмет, яшәргә ышаныч бирәчәк.

Ярдәм итәргә теләүчеләр Рәсимә Әхәтовна Гайфуллинаның «Сбербанк» картасына 89375288091 телефон номеры буенча акча күчерә ала».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100