Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алка» – май кабартмасы рецепты

news_top_970_100
«Алка» – май кабартмасы рецепты
Фото: Freepik.com

Май кабартмасы – татар халкының милли ризыкларыннан берсе. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова, Казаннан Мордовиягә экспедициягә баргач, Ләмбрә районы Пензятка авылында гомер итүче Эльвира Хайровадан май кабартмасы (пончик) рецептын язып алган. Бу рецепт институтның социаль челтәрдәге битендә урнаштырылган.

Мордовиядә яшәүче татарлар ачыга изгән камырдан, уртасын тишек итеп ясап, майда пешерелә торган кабартманы «алка» дип атый.

Алка камыры өчен кирәк: 1 литр сөт, 8 йомырка, 1 кап чи чүпрә, 1 стакан шикәр комы, ярты кап ак май, 900 грамм чамасы он, бер чеметем тоз.

Җылымса сөткә шикәр комы, ак май, йомырка һәм чи чүпрә, бер чеметем тоз салып яхшылап болгатырга. Әз-әзләп он өстәп камыр ясарга. Камырны якынча 1,5-2 сәгатькә җылы урынга кабартырга куярга. Күтәрелгәч, кире төшереп, янә кабартырга. Соңыннан әлеге камырны йомшак кына итеп басарга. Шарчыклар әвәләп, яссырак формага китерергә һәм уртасында тишек калдырырга.

Калын аслы савытка үсемлек мае салып (алка уңсын өчен, май күп булырга тиеш), утка куярга. Май кызгач, кабартмаларны салып, әйләндерә-әйләндерә йөзләрен китереп пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100