news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия Төхвәтуллинаның халык көткән җыры чыкты: «Гел бергә булыйк, дигән теләктә калам»

news_top
Алия Төхвәтуллинаның халык көткән җыры чыкты: «Гел бергә булыйк, дигән теләктә калам»
Фото: © «Татар-информ, Абдул Фархан

Алия Карачурина-Төхвәтуллинаның «Агыйдел буйлары» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыгуын «ниһаять» дип кабул итте аның иҗатын яратучылар.

«Ниһаять! Бу җырны бик көттегез, бик сорадыгыз. Көттергәнем өчен гафу үтенәм. Хәзер инде рәхәтләнеп тыңлап, фикерләрегезне калдырсагыз да була», – дип язган җырчы үзе дә.

«Агыйдел буйлары» җырының сүзләрен һәм көен Альфред Якшимбетов язган.

«Искиткеч моң сездә. Бик гүзәл, акыллы ханым», «Сез позитив», «Искитмәле җыр һәм тавыш. Кушылып җырламыйча мөмкин түгел», «Нык көттек бу җырны. Тавышыгыз, җырыгызны тыңлап туеп булмый», – дип канатландырганнар җырчыны.

«Язлар җитсә,

Шау чәчәккә күмелә шомырт, балан.

Гел бергә булыйк, дигән

Күркәм теләктә калам.

Эх, Агыйдел буйлары, бөтерелә сулары,

Шул сулардай дулкынлана йөрәгем ярсулары...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар