Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия – Ришат Төхвәтуллиннарның куанычы бар

news_top_970_100
Алия – Ришат Төхвәтуллиннарның куанычы бар
социаль челтәрләр

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар куанычлары белән уртаклашты – яшь гаилә яңа фатирга күченгән. Бу хакта «ТНВ» телеканалы яза.

«Соңгы арада гел чабабыз, аяк өстендә, ардыра да. Каядыр ашыгырга да кирәкми кебек, әмма барыбер бернәрсәгә дә өлгереп булмый. Бу көннәрдә генә күчендек, бу – шуның белән бәйле. Тик йорт җиһазларын ясатып бетергәнче, пәрдәләр элгәнче фатирны күрсәтмим әле», – дип хәбәр иткән Алия үзенең социаль челтәрләрендә.

Яңа фатирларындагы ремонт эшләре хакында иҗади гаилә «Интертат»ка да сөйләгән иде. «Бер бүлмәдәге стенаны алып куярга кирәк иде. Алия катгый рәвештә каршы булды ул стенаны җимерүгә. Ә мин егетләргә: «Стенаны алып куегыз, Алия белмәсен», – дидем. Алиянең исә фатирга кереп чыгарга гел ниндидер сәбәпләре килеп чыгып торды. «Анда йөрерлек түгел, тузан, барып йөрмә», – дип алдап йөрттем. Ул өлеше эшләнеп беткәч, барып күрде, ошатты тагы.

Болай, техник яктан, фатирның ремонты минем өстемдә. Дизайнын эшләү, штора, җиһаз сайлау кебек эшләре Алиядә булачак», – дип сөйләгән иде Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100