news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия–Ришат Төхвәтуллиннар: «Сабый балам» (Бәби дөньяга килергә 3-4 көн генә калып бара!)

news_top
Алия–Ришат Төхвәтуллиннар: «Сабый балам» (Бәби дөньяга килергә 3-4 көн генә калып бара!)
Фото: © Алия Төхвәтуллина аккаунтыннан

Алия – Ришат Төхвәтуллиннар чираттагы матур дуэтлары – «Сабый балам» җырын музыкаль мәйданнарга чыгарырга әзерли. Җырчыларның әлеге җырны сайлаулары юкка гына түгел – Ришат белән Алия менә-менә әти-әни булачак. Алиянең сторисларыннан аңлашылганча, бәби дөньяга килергә 3-4 көн генә калып бара.

Алия җырның өзеген социаль челтәрләргә куйган. Җырда:

«Син үтәсе юллар тулы шатлык булсын,

Үз бәхетең үзең белән бергә тусын», – дигән матур юллар бар.

«Бу – бөтенләй премиум! Бу атнада гына да ничә яңа җыр, минем «Алиса» колонкам түзмәс, ахры»;

«Бәхете белән тусын сабый. Алия, сезгә җиңеллекләр телибез»;

«Татар эстрадасының иң матур пары»;

«Искиткеч җыр! Алия, Ришат, сау-сәламәт тусын балагыз. Үзегез таза булыгыз, яраткан кешеләрем»;

«Каз тәннәре чыгара торган матур җыр», – дип язганнар җырның чыкканын түземсезлек белән көтүче тамашачылары Алия белән Ришатка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар