news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия-Ришат Төхвәтуллиннар икенче улларының исемен әйтте

news_top
Алия-Ришат Төхвәтуллиннар икенче улларының исемен әйтте
Фото: Алия Төхвәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә куанычлы вакыйга булуы хакында язган идек инде. Шушы көннәрдә әлеге иҗади, матур пар тагын бер тапкыр әти-әни булу бәхетенә иреште.

Алия белән сабыйның хәлләре әйбәт. Аларны инде бәби тудыру йортыннан өйгә алып кайтканнар. Кичә, хәзрәт, якыннарын чакырып, исем кушу мәҗлесе дә уздырганнар.

«Кичә улыбызга исем куштык. Алим улыбызга да исемне Рамил хәзрәт кушкан иде. Икенче улыбызның исеме – Төхвәтуллин Райан Ришатович», – дип уртаклаша бу хакта Алия үзенең сәхифәсендә.

«Исеме җисеменә туры килеп, көчле, кыю, батыр егет булып үссен», «Бик матур исем, бәхетле бала булсын», «Бәхетле, сау-сәламәт булсын», – дип, иҗатташ дуслары һәм тамашачылары җырчыларга иң матур теләкләрен юллаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар