Алия Мөбәрәкова: «Әти-әнием җырлауга акча бирмибез дигәч, читкә китеп акча эшләдем»
Алия Мөбәрәкова – татар эстрадасына ныклы адымнар белән атлаучы Кукмара кызы. Балкып килүче йолдыз туган ягында тәүге концертларын куйган иде, анда ул, соло җырлаудан тыш, Радик Миннегалиев белән дуэтлар да башкарды. Аның иҗаты һәм Радик белән мөнәсәбәтләре турында сораштык.

Сез ничек танышып бергә эшли башладыгыз?
Алия: Мин бит әле алып баручы булып эшлим, һәм Радик сыйныфы чыгарылыш кичәләренә мине чакырдылар. Мин беренче тапкыр алар янына апрель аенда килгәч: «Миңа бер җырлаучы егет кирәк», – дип сорадым. Барысы да беравыздан Радикны әйттеләр, тик ул көнне Радик юк иде. Аннары май ахырларына без җырлаучы 4 кеше белән очрашырга сөйләштек, ниһаять, Радик та килде.
Радикка беренче тапкыр күз салдым: кулында 14нче «про» айфон, кулында сәгать, күзлек кигән, әтисенең машинасын бикләде дә басып тора. Карадым да, «бу чыннан да чыгарылыш сыйныф укучысымы икән», дип уйлап куйдым. Ә Радик исә мине күрүгә «карыйм – нинди матур кыз, кулына карадым, эх, балдагы бар...» дип уйлаган.
Радик, танышкач ук, үзен актив итеп күрсәтте, безгә мәктәпнең капкасын ачмыйлар иде, бу проблемаларны Радик чишә иде инде. Шуннан репетицияләр булды, Радик миңа үз җырларын күрсәтте. Аннары Радикның талантлары тагын да ачылды: аның әле матур роликлар та төшерүен белдем, чыгарылыш бәйрәменә аерым, әти-әниләргә багышлап, аерым видеолар төшердек. Роликларга җырлар куйдык, аларны да Радик ясады. Мин барлык укучыларны җыеп Казанга алып килеп, студиядә җыр яздырмакчы идем, тик Радикның әнисе миңа шалтыратып: «Минем улым Радик моның бөтенесен дә эшли белә, җырларны яздыра», – диде. Җыелып видеолар төшерергә көн билгеләдек, бу көн килеп җитте – Радик телефонын алмый. Минем паника башланды, мин хәтта аның әнисенә дә яздым. Аннары Радикның сәгать икегә кадәр йоклаганы ачыкланды. Аннары килеп җитте, төшердек, шуннан соң бергә эшли башладык. Һәм шул көнне ул миңа «Зәңгәр күзләр» җырын бергә дуэт итеп җырларга тәкъдим итте. Безгә җырларны аның дусты аранжировщик Зөлфәт ясый. Һәркемгә уң кул кирәк, дияләр бит, минем уң кулым – Радик, ул миңа хәтта тормыштагы сорауларны чишәргә дә ярдәм итә.
Башка җырчылар белән дуэтларың бармы синең?
Алия: Башка җырчылар белән дуэтларым әлегә юк, чөнки хәзер эстрада артистларына карыйм да, алай бергә җырлыйсы килгән җырчы юк, диеп әйтер идем. Минемчә, моңа килергә кирәк, минем бу җырчы белән җырлыйсым килә, дип кенә әйтеп булмый. Без Радик белән мәхәббәт турында җырлыйбыз, безнең тавышлар әйбәт туры килә, тыңларга рәхәт, бәлки, мин шуңа күнеккәнмендер. Миңа «берәр «текә» җырчы белән дуэт яздыр» дип әйтүчеләр күп инде, бу бит – танылуның бер юлы. Мисал өчен, Ислам Кәлимуллин Алия Карачурина белән дуэт яздыра икән, бу – аңа танылу өчен шәп була.
Радик, ә синең берәр кеше белән җыр башкарасың киләме?
Радик: Юк, алай кем беләндер дуэт яздырасым килә, дип әйтә алмыйм. Мин, гомумән, татар эстрадасын тыңламыйм, җырчыларны Алия аркылы гына беләм.
Беренче «Зәңгәр күзләр» дуэтын нинди зур сәхнәдә җырладыгыз? Дулкынландыгызмы?
Алия: «Ленин» мәдәният йортында, татарча солянкада җырладык. Бу җыр «Барс медиа»дагы Радик Ивановичка (Радик Артемьев – «Барс медиа» директоры – ред.) бик ошады. Миңа моның турында күпләр әйтте. Күргән саен, Зөлфәт Зиннуров: «Алия, теге җырыгыз «мощный» булды», – ди. Әле Радик: «Татар радио»сына килгәч, аңа Зөлфәт: «Радик синмени инде ул?» – дигән. Зөлфәт Зиннуров бит ул шундый рок жанрындагы җырлар ярата, аның үзенең дә җырлары шундый. «Болгар радиосы»на эләгергә бик авыр, минем үземнең генә җырлар көнгә бер тапкыр гына ротациягә үтә, ә Радик белән дуэт көнгә 2 тапкыр уйный.
Радик: Дулкынлану булмады, мин сәхнәдә беренче тапкыр гына түгел бит инде. Алия исә миңа «бик дулкынланам» диде, үземчә тынычландырып маташтым инде мин аны, чыгыш әйбәт булды.
Сезнең бүгенге көндә ике дуэтыгыз бар, тагын яңалары кайчан була?
Алия: Миңа безнең тавышларның бергә яңгыравы бик ошый, шуңа мин аны үземнең җырларга «бек-вокал» (төп тавышка өстәмә) итеп алдым. Хәзер мин аңа «икенче тавыш» техникасын өйрәтәм.
Җырларыгызны нинди музыкаль мәйданнарда тыңлап була?
Алия: Бөтен музыкаль мәйданнарда да тыңлап була. Мин үзем җырларны «Яндекс Музыка»дан тыңлыйм, безнең анда иң популяр җыр булып «Зәңгәр күзләр» тора.
Бу җырга клипны Мәскәүгә кадәр барып төшердегез, безнең матур Казаныбыздагы матур урыннар гына җитмәдеме?
Алия: Без бу клипны бушка төшердек, шуңа (көлә). Хәзер бит клиплар төшерү кыйбат, әйбәт клип төшерү өчен, кимендә 100 мең кирәк. Радик Мәскәүдә әйбәт операторы бар икәнне әйте дә, шунда бардык. Әле, өстәвенә, андагы урыннар да үзенчәлекле, матур бит.
Радик: Бу оператор – Андрей Ким, кайчандыр роликлар төшерергә мин нәкъ анарда өйрәнгән идем.
Бу клипның идеясе кемнеке иде?
Радик: Аның әллә ни сюжет сызыгы да юк инде. Клиптагы «картина» матур булды, ә менә идеягә килгәндә, без оператор белән бер-беребезне бик аңлап бетермәдек булып чыкты, чөнки безнең өчен Мәскәүгә барып клип төшерү спонтан рәвештә генә булды. Аны бит оператор белән утырып, уйлап озаклап сөйләшергә кирәк, ә безнең моңа вакытыбыз да булмады.
«Халыкка бит инде башкаларны тикшереп, алар турында сөйләргә генә булсын»
Җырларыгыз мәхәббәт турында, аларны башкарганда, бер-берегезгә сөю хисләре уянганы юкмы?
Алия: Мин Радикны «вообще» яратам. Берара безнең турында бик күп гайбәтләр чыгардылар, хәтта Радикның әти-әнисе «без эшкә бара алмыйбыз, сезнең турында сөйлиләр», дия башлаганнар иде. Халыкка бит инде башкаларны тикшереп, алар турында сөйләргә генә булсын. Мин моңардан бераз хайп та ясап алмакчы идем, чөнки хәзер безне «Радик белән йөри торган Алия, Алия белән йөри торган Радик» дияләр, барыбер безне бәйләп карыйлар. Мин шуны аңладым, эш белән тирәнгәрәк киткән саен авыррак, эш күләме арта. Концертлар оештырганда да үзеңә генә авыр. Һәрвакыт ярдәмче кирәк инде, тормышка кагылышлы проблемаларымны Радик чишәргә ярдәм итә. Җыр язам – Радикның дусты көен яза, минем балалар белән группадашы Ралинә утыра, тагын бер группадашы безнең белән туйга видео төшерергә барган иде..
Ирең Радиктан көнләмиме соң?
Алия: Радик миннән яшьрәк булса да, көнләшә инде. Ул хәзер махсус хәрби операциядә, бер ел өйгә кайтканы юк. Әле кеше дә нәрсә генә сөйләми бит. Аның урынында булсам, мин дә шулай уйлар идем. Әллә ниләр уйламасыннар өчен, Радикка да әйтәм инде миңа бик карап җырламаска.
Кайнанаң белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
Алия: Безнең арадагы мөнәсәбәтләр бик үк җылы димәс идем. «Синең бөтен җирдә шул яшь егет», – ди. Минем бит социаль челтәрләрдә эш турында гына, шәхси тормыш юк диярлек. Бу – социаль челтәрләрдә хайпта уйныйбыз дигән мотив та бар инде бераз.
«Хатын-кызга иң мөһиме – ирең түгел, ә балаларың булу»
Сез сәхнәдә ничә ел?
Радик: Мин балалар бакчасыннан бирле сәхнәдә. Балалар сәнгать мәктәбен бетердем. Дөресен генә әйткәндә, мине анда әни көчләп алып барды. Беренче 3-4 елны теләмичә генә, әти-әни әйткәнгә укып йөрдем, аннары үземә дә ошап китте. Минем әтием дә матур җырлый, тик аның бу шөгылен әти-әниләре хупламаган, янәсе, җырчы булу – ир-ат эше түгел. Ә миңа, киресенчә, әти-әнием терәк булып тора.
Алия: Мин эстрадада әле 3 ел тирәсе генә. Музыка мәктәбен бетердем, аннары 9 сыйныфтан соң музыка училищесына китәсем килде, тик әти-әнием «Кеше көлдереп йөрмә!» диделәр. Кая укырга керергә белмәдем, тоттым да инфакка – инглиз-немец телләре юнәлеше буенча киттем. Беренче курста укыганда, 17 яшемдә, мин Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбленә әзрәк йөреп алдым, хыялымны чынга ашырасым килде. Тик 19 яшьтә кияүгә чыктым да – «все!». Чөнки, бөтен яклап, «хатын-кызга иң мөһиме – кияүгә чыгарга» дияләр. Ул вакытларда без дус кызым белән дуэтлар да яздырып маташтык, тик миңа әти-әнием, акча бирмибез, диделәр. Шуннан 10 ел читтә торып акча эшләдем дә, кайтып, үз хыялымны чынга ашырам хәзер. Әти-әнигә: «Хәзер җырлауга үз акчамны түгәм», – дидем. Бүгенге көндә Зәринә Хәсәншинаның вокал дәресләренә йөрим, өйрәнәм. Сәхнәгә чыккач шоу гына күрсәтәсе килми, матур, дөрес итеп җырлыйсы да килә бит.
19 яшьтә кияүгә чыктым дисең, хәзер, иртәрәк булган, дип уйлаганың юкмы? Үкенмисеңме?
Алия: Иң зур «плюс» – минем улыма инде 11 яшь, ул тиздән буйга мине куып тота инде, ә кызыма – 6. Балалар тормышны тулыландыралар, ямьләндерәләр. Хатын-кызга барыбер иң мөһиме – ирең түгел, ә балаларың булу. Балаларны син үзеңә дип тә үстерә аласың, аларның кирәклеге табигать белән яратылган бит. Һәркемнең үз фикередер, мин читтә торганда «тормыш мәктәбе» уздым. Мин акчалы гаиләдән, монда бернинди проблемаларым юк иде, ә читкә киткәч, бернинди терәк юк иде, «төптән» үземә күтәрелергә кирәк булды.
Ирең белән ничек таныштыгыз?
Алия: Студент чакта, электричкада Кукмарага кайтканда.
Радик белән ике дуэтыгыз бар, ә алардан тыш синең ничә җырың бар?
Алия: 13 тирәсе. Мин концертларда кайбер ретро җырларны да башкарам, тик аларны музыкаль мәйданнарга яздырып чыгармыйм. Без аларны тыңлап үскән кешеләр булгач, аларга да игътибар бирәсе, башкарасы килә.
Радик, ә синең үзеңнең генә җыр яздырасың килмиме?
Радик: Хәзерге вакытта мин моның өстендә эшлим. Җырым тормыш турында булачак.
Алия: Ә менә мин әле күптән түгел генә ике җыр яздым. Аның берсен язу миңа бик җиңел бирелде, тиз язылды, ә икенчесе өстендә мин бик озак эшләдем.
Барлык җырларыңның сүзләрен үзең язасыңмы?
Алия: Барысын да диярлек үзем, әйе. Хәзер әзме-күпме тормыш тәҗрибәм булгач, бу турыда халыкка сөйлисем килә. Ә минем хис-кичерешләремне миннән дә яхшырак башкаларга кем җиткерә алачак?! Дөресен генә әйткәндә, башка авторлар да күп җибәрә җыр сүзләре, тик мин аларны карап та тормыйм, бәлки, бу – минем хатамдыр...
Башка авторлар җыр сүзләрен кыйммәткә саталармы?
Алия: Төрлесе бар, бик популяр булмаганнары 10 меңгә, ә танылганраклары 30 меңгә дә сатарга мөмкин. Кайберләре җырны сата, тик тулысынча җырга хокукларны бирмәскә мөмкин. Минем җырларның хокуклары әлегә регистрацияләнмәгән, тик миңа тиз арада моны төзәтергә кирәк, дип киңәш иттеләр, чөнки проблемалар килеп чыгу ихтималы бар.
«Син җырчымы яисә алып баручымы?» – дияләр
Алия, син мәҗлесләр дә алып барасың бит әле, җырлау белән моны бергә алып бару авыр түгелме?
Алия: Мин Татарстандагы гына түгел, ә Россиядәге алып баручылар белән дә аралашам. Алар миңа: «Алия, инстаграмыңнан аңлап та булмый. Син җырчымы яисә алып баручымы?» – дияләр. Миңа бу ике шөгыль дә ошый. Тик мәҗлесләрне татар телендә генә алып барасы да килми, чөнки башка «уровень» диимме соң инде. Җырлау белән мин бернинди акча эшләмим, төп керемем мәҗлесләр алып барудан килә. Шул эшләгән акчаларны җыеп, җырлар яздырам, ротациягә бирәм. Күп эшләргә туры килә инде, әле, күптән түгел, Радик белән ике көн буе 2 минутлык видео «монтировать» иттек. Мәҗлесләрне алып бару да, анда җырлау да – бик зур «плюс» ул, чөнки мин чыгып сөйләп кенә калмыйм, ә кунаклар ашаганда, чыгып, җыр да җырлыйм. Миңа үземнең эшем бик ошый, мин аның белән «янып» яшим.
Балаларыңа кирәк кадәр игътибар бирергә вакытың каламы?
Алия: Мин читтә торганда Улан-Удэ шәһәрендә мәктәптә укытучы булып эшләдем, шуңа миңа балалар белән уртак тел табу җиңел, кирәк кадәр игътибарны да бирәм. Тик мин үземне тулысынча балаларга багышлый торган кеше түгел, минем яраткан шөгылем дә булырга тиеш. Читтә торганда мин эштән кайта идем дә, барлык буш вакытымны балаларга багышлый идем. Һәм эчтән балаларга ачуым чыга башлый иде. «Сез минем бөтен вакытны алып бетерәсез, сезнең аркада минем үземә вакыт калмый» дигән уйлар туа иде. Мин каядыр китсәм, мисал өчен, концертлар вакытында өйдә өч көн булмадым. Аннан кайткач, берничә көнне тулысынча балаларга багышладым, аларны мәктәпкә дә, түгәрәкләргә дә җибәрмәдем, бергәләп ял иттек. Шундый баланс тотарга тырышам.
Радик, ә син кем булырга укыйсың? Уку белән иҗатны, эшне алып бару авыр түгелме?
Радик: Мин Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешендә икенче курста укыйм.Эш белән укуны алып бару авыррак шул, шуңа кайбер дәресләрне калдырырга туры килә.
Алия: Мин аңа: «Син бит ирекле, барып кайт инде шул укуыңа», – диям. Без укыган вакытларда күпкә авыррак иде, алай да бирешми идек, тырышып укыдык. Киләчәктә ни буласын белеп булмый бит, шуңа дипломлы белгеч булу кирәк, дип уйлыйм.
Радик, син видеолар да төшерәсең, җырлыйсың да. Моның кайсысы – төп эшең, кайсысы хобби гына соң?
Радик: Мин боларның барысы белән дә шөгыльләнәм, чөнки кайсындыр аерып сайласам, ялгышырмын, дип куркам.
Алия: Ә мин 17 яшемдә җырчы буласым килгәнен төгәл белдем, тик әти-әнием генә каршы булды. «Әти-әни сүзеннән чыксаң – бәхетле булмыйсың» дигән фикер йөри иде. Бу – алай түгел бит инде, үзең теләгәнне эшләү – ул бит әти-әниеңне яратмау дигән сүз түгел. Хәзер соңгы арада гына әниләр мине аңлый башлады. Минем инде машинам бар, квартирам бар, ул акчаны кая гына тотыйм, дип әйтәм. Мин бит җырлый алуым белән бик бәхетле.
Татар эстрадасыннан кайсы җырчыларның концертларына йөрисең?
Алия: Мин ел саен Эльмира Кәлимуллинаның концертларына барам, быел гына бара алмадым, чөнки аның концерты 6 ноябрь, ә минеке икенче көнгә – 7се иде.
Бәлки, сиңа аның белән дуэт яздырыргадыр?
Алия: Менә аның белән, әйе, дуэт җырлыйсым килә. Тик вокал ягыннан аның кебек булыр өчен, миңа үз тавышым өстендә күп итеп эшләргә кирәк әле. Мин бер тапкыр аның «Мин сине Ходайдан сорадым» җырын а`капелла җырлап, социаль челтәргә куйган идем, ул аңа «репост» ясап, «шәп җырлыйсың» дип язып җибәргән иде. Минем әле ул вакытта сәхнәдән курку хисе бар иде, хәзер аның кадәр түгел инде. Ә Радикта андый әйбер юк, ул һәрвакыт тыныч. Тик үз концертларымны оештыра башлагач, сәхнәгә чыгып җырлау – ул иң җиңеле икәнен аңладым.
«Концертлар кую – акча эшләү өчен булмады»
Ноябрь аенда гастрольләр белән Кукмара районында ничә авылда булдыгыз?
Алия: Бу безнең мини-гастрольләр булды. Кукмара районында 6 авылда булдык. Иң беренче Радикның туган авылы – Олыяздан башладык. Анда 300 кешелек зур зал иде, концертка якынча 120 кеше килде. Мин бераз гаҗәпләндем дә әле, беренче көнне үк 120 кеше килгәненә. Калган авылларда 100 кешелек заллар иде, 40-50 кеше килде. Мин 20 кеше килсә дә концерт куя идем бит инде. Миңа бик ошады, мин сагынам бу вакытларны. Февраль, март айларында тагын башка якларда 5-6 концерт куясы килә. Бу концертларны кую максаты – ул акча эшләү түгел, ә халыкны үз иҗатым белән таныштыру. Гел радиода гына җырлатып, клиплар гына күрсәтеп, татарча «солянка»ларга акча түләп барып булмый бит инде. Ул «солянка»ларга танылган җырчыларны үзләре чакыра, ә безгә анда катнашу өчен акча түләргә кирәк. Миңа: «Сез телевизордан башка төрле күренәсез, чынлыкта сез бигрәк мөлаем икән», – дигәннәре бар. Минем чынлыкта нинди булуымны күрү, белү өчен кирәк инде концертлар кую.
Бу концертларга озак әзерләндегезме?
Алия: Мин августта әзерләнә башладым инде, иң элек – акча җыйдым, аннары оештыру моментлары. Радик, «Уфтанма» җырын җырлыйсым килә, диде. Салават Фәтхетдинов «минус»ына җырлыйм, ди әле, мин ризалык бирмәгәч, дусты Зөлфәт белән яңа «минус» ясадылар. Аның дусты – бик әйбәт, гади егет, бераз сәеррәк тә әле, икенче дөнья кешесе кебек. Миңа җырга көй кирәк булса, компьютерда тиз генә барысын да ясап куя. Без, баегач, аңа студия ачачакбыз.
Радик: Әйе, Зөлфәт – минем якын дусларымның берсе, бик яхшы малай. Һәрвакыт ярдәм итеп тора, ул – үз эшенең остасы. Барысын да без теләгәнчә, безгә ошарлык итеп эшли.
Шәп! Алия, ә син концертларыңны үзең алып бардыңмы?
Алия: Мин үзем сөйләргә яраткач, үзем алып баручы булдым. Кайбер концертларда «син күп сөйлисең икән» диючеләр булды. Миңа ошарлык итеп, беркем дә бу эшне башкарып чыга алмас иде, шуңа барысын да үзем эшләдем.
Концертта татарча җырлар гына җырладыгызмы?
Алия: Ахырдан бер русча җыр җырладым. Ә гомумән, мин банкетларда татарча да, русча да, инглизчә дә җырлыйм. Тик мин – татар җырларының фанаты, минем буын булса да татар телен, җырларын белсен, дип тырышам.
Радик: Мин татарча да, русча да җырладым.
Концертлар оештыруга күпме акча китте?
Алия: Шушы алты концертка 450-500 мең акча китте. Ә эшләвен 100 мең эшләдем, чөнки мин билетларны бик очсызга – 300 сумга гына куйдым. Минем акчам бар, әйтеп үткәнемчә, концертлар кую – акча эшләү өчен булмады. Миңа «машинаң иске, алыштыр» диючеләр дә булды. Концертларга киткән акчага машина алсам да, мин анда атнага 1-2 тапкыр каядыр чыгам инде. Яңа машина алуга шул бер көн сөенермен, ә бу концертлардан соңгы хис-кичерешләр минем хәтердә мәңгегә калачак. Минем төркемем дә бик шәп булып оешты. Тик өйдән китү, балаларны калдыру гына читенрәк. Алар төрле түгәрәкләргә йөри, улым хоккей уйный. Уены булса, «әни, кил инде, кара инде» дип, гел чакыра мине.
Бу эшләгән 100 мең акчаңны төркемеңдәгеләргә бүлгәч, үзеңә күпмедер акча калдымы соң?
Алия: Юк, минем бит җыйган акчам да бар иде. Чакырылган кунагым Гөлүс Хәбибрахмановка түләдем. Хәзерге вакытта җырлар яздырабыз, Зөлфәткә түлим. Ул барысын бушка да эшләргә риза инде, тик мин булдыра алганча аңа түлим.
Казан сәхнәсен яулап алырга исәп бармы?
Алия: Алла боерса, 3-5 елдан «Уникс»та концертлар куюыма ышанам мин. Кеше максат куя да шуңа бара. Ә уйлап карасаң, максат түгел, ә аңа бару юлы – ул иң кызыгы. Юлыңда яңа кешеләр очратасың, тормыш сиңа кирәкле әйберләрен дә бирә, акчасын да бирә. Яз көне, ноябрьдә концерт куярмын, дип уйламаган да идем.
Радик, сиңа Алия белән эшләргә ничек соң? Аның кайсы яклары ошый, ә кайсылары ошамый?
Радик: Ул һәрвакыт терәк булып тора, барысын да аңлата, «чәйнәп» бирә, мин «йотам» гына. Матур сөйли, үзе дә бик чибәр, киң күңелле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итә. Ә ошамый торган яклардан: ул, укытучы булгангадыр, өйрәтергә ярата, кайвакыт телефонына кереп китә дә беркемне ишетми. Миңа Алия белән эшләргә ошый, вокал ягыннан да ул миңа киңәшләр биреп тора, шуңа күрә җырлавым да яхшыра гына.
Синең әти-әниең Алия белән концертларга йөрүеңә ничек карый?
Радик: Беренче вакытларда нормаль карашта булдылар. «Кайнар упкын» җыры чыккач, аның сүзләре дә бит әле, «кулыңда балдак», «син – башканың тиң яры», алар бераз каршы килә башладылар. Тик, Алия белән йөреп, мин финанс яктан ныгыдым, әти-әнидән акча сорамый башладым, алар, моны аңлап алгач, барысы да яхшы, минем начар юлда түгел икәнемне аңладылар. Күптән түгел машина алдым, аның кредитының яртысын – мин, яртысын әти-әни түли.
Концертыгызда җыр сүзләрен оныткан очраклар булмадымы?
Алия: Бер концертта Радик «Зәңгәр күзләр» җырын җырлаганда, сүзләрне онытты, тик минем белемем буенча укытучы булгач, хәтерем яхшы бит, аның сүзләрен дә җырлап киттем инде.
Төркемеңдә ничә кеше иде соң? Барысын да «кулда тотып» торырга авыр булмадымы?
Алия: Төркемемдә 10 кеше иде. Алар үзләренең нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә иде, вакытында килеп, барысын да җиренә җиткереп эшләделәр. Шуңа күрә мин үземне «контролер» дип хис тә итмәдем, барысы да җиңел генә үтеп китте. Кукмарада «Идел» бию ансамбле бар, аның хореографлары белән күптәннән таныш идек, андагы биючеләр безнең бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. Үземнең яныма бары иң әйбәт кешеләр җыелды.
Үзең яхшы булганга – тирәңдә дә яхшы кешеләр булгандыр.
Алия: Кешегә яхшы күңел белән булырга кирәк, «эчеңдә» мәрхәмәтлелек булырга тиеш. Ул бит барыбер сизелә. Минем дуслар күп түгел, якын дусларым 2-3тер, мин аларга җанымны да бирергә әзер, алар да минем өчен шулай. Мин дус кызларым белән 17 ел дус, Филармониядә чыгыш ясаганда да берсе чәчәк бәйләме тотып килгән иде, «сольный» концертка да килгәннәр иде, миңа терәк булдылар. Болай һәркөн аралашмыйбыз да, айга бер, ике айга бер очрашырга мөмкинбез, тик без барыбер иң якыннар булып калабыз.
Концертта көч бирергә туганнарыгыз килдеме соң?
Радик: Минем әби өч концертка килде. Әле һәрберсенә ризыклар тутырып, бүләкләр алып килгән иде. Ул Алиягә дә минем аркылы гел күчтәнәчләр биреп җибәрә. Әти-әнием исә ике концертка килде. Алиянекеләр соңгы концертка килгән иделәр.
Алия: Туганнар да килде инде, әйе. Кайбер «киләм» диючеләр килмәде, бераз моңсурак булды инде. Тик барыбер, минем кешеләрем һәрвакыт минем белән, дип әйтә алам.
Рәхмәт сезгә! Иҗатыгыз тагын да чәчәк атсын!