Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачуринаның язылучылары аның каенанасына бүләк алмавына борчыла

news_top_970_100
Алия Карачуринаның язылучылары аның каенанасына бүләк алмавына борчыла
Фото: © Абдул Фәрхан / «Татар-информ»

Алия Карачурина, парфюмерия кибетенә кергән вакытта, үзенең әнисенә бүләк алырга җыенуын әйткән. Социаль челтәрдә язылучылары аңа: «Ришатның әнисенә бүләк юкмы?» – дип ябырылган.

Кибеткә кергәндә, Алия бу көннәрдә Башкортстанга җыенулары турында әйтә. Артистлар бүген Уфадагы «Татар җыры»нда катнаша. Анда барганда, Алиянең әти-әнисе янына да кереп чыкканнар. Кибет ишек төбендә ул: «Бәлки, әниләр көненә үземнең әниемә берәр бүләк карармын», – дип әйткән булган.

Шуннан соң язылучылары аңа: «Кайнәгә юкмени?», «Алия, нигә үзегезнекенә генә, ә Ришатның әнисенә бүләк юкмы?», «Ә Ришатның әнисенә?» – дип яза башлаган.

«Мин кайвакыт әнине бүләксез дә калдырам хәтта. Тик бу юлы, ике әниемне дә хөрмәт итеп, берәр бүләк белән куандырам. Менә сез кайгырасыз, ә, башка проблемалар юк», – дип җавап кайтарган аларга җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100