Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага исем сайлауда ярдәм сораган Алия Карачуринага Гөлназ Асаева да үз вариантын әйткән

news_top_970_100
Балага исем сайлауда ярдәм сораган Алия Карачуринага Гөлназ Асаева да үз вариантын әйткән
социаль челтәрләр

Бәби көтүче Алия Карачурина үзенең виртуаль дусларыннан балага исем сайлауда ярдәм сорый.

«Дуслар, безгә сезнең ярдәм кирәк. Ришат туганчы баланың кем икәнен әйтмәскә кушты. Ә исемнәрне без һаман да уйламадык әле. Миңа ошаганы Ришатка ошамый, Ришат әйткәне – миңа. Матур малай һәм кыз исемнәре сайларга булышыгыз әле, зинһар өчен», – дип, үзенең күпсанлы язылучыларына мөрәҗәгать иткән ул.

«Иң матур исем – Рифат. Кыз туса да, малай туса да шулай кушыгыз», – дип шаярткан аларны дуслары, җырчы Рифат Зарипов. Ләйсән Гыймаева: «Таңсылу, Зифа, Зәйнәп», – дип, үз кызларының исемнәрен санап чыккан.

Зөфәр Хәйретдинов: «Гөлҗамал, Миңтимер», – дип язып калдырган. Гөлназ Асаева исә: «Али Тухватуллин», – дигән малай исеме тәкъдим иткән.

«Хәзер мөселман исемнәре модада. Әллә нинди Европадан кергән исемнәр кушмагыз. Үзегез дә бик матур, балагызга да матур исем кушыгыз. Бәхетле, иманлы булып килсен бу тормышка», – дип комментарий калдырган берсе.

Шулай ук җырчыларга Алим, Әмир, Кәрим, Надир, Сәид, Хәким дигән малай, Аиша, Айлин, Заира, Кәримә, Мәдинә, Мәрьям, Ясминә, Рәйхан дигән кыз исемнәре дә тәкъдим иткәннәр.

Берәү исә: «Пост куясыз да, барыбер үзегез теләгән исем кушасыз. Сез беренчеләре дә, соңгылары да түгел, барысы да шулай итә», – дип серне ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100