Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина-Төхвәтуллина хейтерлары турында: «Олы яшьтәге хатыннар яза»

news_top_970_100
Алия Карачурина-Төхвәтуллина хейтерлары турында: «Олы яшьтәге хатыннар яза»
Фото: «Татар-информ» архивы

Чит пабликлар аша үзләренә тискәре комментарийлар калдыручы хейтерлары Алия Карачурина-Төхвәтуллинаның ачуын чыгарган. Җырчы түзгән-түзгән дә, аларга җавап бирергә булган.

«Ришатның тавышы калтыравык, нервыга тия торган. Кыскасы, безнең гаиләгә сезнең җырлау ошамый. Кемгә ничектер, артыгын кыланасыз. Ачык корсаклар күрсәтү матур күренеш түгел. Минем күргәнем булмады бер артистның корсак күрсәткәнен. Бу – минем фикер, теләсә ни уйла», – дигән комментарийны халык игътибарына чыгарып, Алия сторисларында болай дип язып калдырган:

«Мондый комментарийлар башка пабликлар минем видеоларымны үзләренә күчереп куйганга чыга. Дөресен генә әйткәндә, чит-ят кешеләрнең безгә пычрак аткан комментарийларын укырга теләмим. Минем үземнең «подписчик»ларым миңа беркайчан да алай язмаячак.

Төрле пабликларның администраторларына мөрәҗәгать итәм: икенче юлы минем видеоларны алырга уйлаганда, миннән рөхсәт сорагыз. Мин аларны шәхси сәхифәм өчен ясыйм, сез комментарийлар җыйсын өчен түгел. Ни өчен мин мондый комментарийлар укырга тиеш әле? Олы яшьтәге хатыннар шундый әйберләр яза», – дигән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Алия, мин яше житкэн ханым, э Ришат бик талантлы кеше, ислэрем китеп тынлыйм жырларын, анын кебек монлы кешелэр сирэк, нахак сузлэрне усал, жансыз кешелэр генэ яза. Ришатны, сезне тынлыйсылары килмэсе кем аларны кочли. Ихтибар итмэгэз аларга. Ижат унышлары сезгэ, бэхетле булыгыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100