Тиздән әни булырга әзерләнүче җырчы Алия Төхвәтуллина (Карачурина) «ТНВ» студиясендә кунакта булган һәм йөккә узганнан соң холкында барлыкка килгән үзгәрешләр турында сөйләгән.
«Бәбигә узганнан соң холкымда үзгәрешләр сизелә. Мин болай да кеше белән сүз көрәштерә, үземнекендә тора идем. Дөрес булмаса да, үз сүземне бирмим. Балага узгач, болар барысы да көчәя генә бара. Ришатка, миңа түзгәне өчен, рәхмәт әйтәсем килә. Ничек түзәдер ул миңа», – дип сөйләгән Алия, көлә-көлә.