Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән мәхәббәт тарихы турында сөйләгән

news_top_970_100
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән мәхәббәт тарихы турында сөйләгән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Алия Карачуринага тәкъдим ясаганнан соң, аларның сәхифәсен карап баручылар әлеге парның мәхәббәт тарихын беләсе килү теләге белән яна. Ришат бу темага артык ачылып сөйләмәсә дә, Алия сторисларында укучыларының соравына җавап биргән. 

«Сөйли башласаң, бу – бик озын тарих инде. Без Ришат белән төнге клубта таныштык. Мин анда бары тик Ришат чыгыш ясаганга гына бардым. Янына килдем дә: «Мин синең баянчың белән аралашам», – дим. Ә ул исә: «Ә, син шул Алиямени?» – дип кенә куйды. 

Күпмедер вакыттан соң, без Ваһапов фестивалендә очраштык. Ришат минем телефон номерымны сорады. Ләкин ул номерымда ватсап юк иде. Шуңа без аның белән «ВКонтакте» челтәрендә языша башладык. Соңыннан Ришат миңа нидер җибәрергә теләде дә: «Миндә синең ватсабың юк шул», – диде. Мин аңа ватсап номерымны бирдем.

Беренче «свидание»без 2015 елның 10 июнендә булды. Ләкин ул вакытта арабызда җитди мөнәсәбәтләр юк иде әле.

Без Ришат белән бик озак очраштык. Бу вакыт эчендә нәрсә генә булмады. Ә хәзер без бер-беребезгә яңадан гашыйк булып, барысын да өр-яңадан башлыйбыз сыман», – дигән Алия.

Җырчы никах һәм туй көннәрен билгеләүләре турында да әйткән.

«Аллаһы боерса, барысын да күрерсез, белерсез. Без хәзер берни дә яшермибез», – дигән Алия.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 март 2023
    Исемсез
    Бәхетле булыгыз! Сыналган мәхәббәт, Пора!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100