Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина: «Ришат миннән шокта»

news_top_970_100
Алия Карачурина: «Ришат миннән шокта»
Алия Карачуринаның шәхси архивыннан

Башкортстан якларындагы гастрольләре тәмамланганнан соң, яшь пар – Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина диңгез буена ял итәргә киткән. Алия үзенең сәхифәсен карап баручыларга  җылы яктан сәламнәр юллый. 

Сторисларыннан күренгәнчә, җырчы пар Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итә. Алар анда Сергей Жуков («Руки Вверх!» төркеме солисты) концертына барганнар. Концерт Алиягә аеруча ошаган.

«Минем бер генә артистның концертында да шулхәтле кычкырганым юк иде. Ришат миннән шокта. Колак барабаннары ертылмагандыр, дип өметләнәәм. Жуков нибары 1 сәгать җырлады. Бөтен җыры – хит. Әле аның концерты иртәгә дә була, тагын барабыз», – дип яза ул. 

Икенче сторисында Алия кулына ниндидер пакет тотып алдан бара, Ришат аны видеога төшерә. Пакетында нәрсә булуы белән кызыксынган Ришатка Алия: «Токмач», – дип җавап бирә. Шушы җавап җитә калган, бер язылучысы Алиядән: «Токмачны «Руки Вверх!»ка күчтәнәч итеп алып барасызмы әллә?» – дип тә сораган.

Алия токмачны Казаннан кисеп алып килгән булса кирәк, ул аны Анталиядә яшәүче дусларына алып барган икән. Уңган Алия кунакта чакта төрек дусларына бәлеш тә пешереп ашаткан.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2023
    Исемсез
    деградациялэнеп беткэн инде бу татар попсасы, авыл кешесе авылда жир сорергэ тиеш, коту котэргэ, паразит булмаска жэхэр жирендэ...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100