news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина: «Ришат кычкырып әйтсә, шунда ук елый башлыйм»

news_top
Алия Карачурина: «Ришат кычкырып әйтсә, шунда ук елый башлыйм»

Алия Карачурина-Төхвәтуллина Ришат Төхвәтуллин белән бер төркемдә эшләвенең кыен яклары турында Лилия Кадыйрованың «ТНВ» каналында чыга торган «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сөйләгән.

«Ришат үзе «ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел» дип саный. Без сыналдык – мин 8 ел аның төркемендә эшләдем. Шуңа да ул мине сайлагандыр, миндә тукталгандыр, чөнки без гел бергә. Миңа алай бик кыен түгел. Кайчан кыен? Ришат бит инде ул – җитәкче. Ул минем белән дә төркемдә эшләгән һәр кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшергә тиеш. Шуңа күрә кайбер вакытларда әзрәк тавышын үзгәртсә, эмоцияләр белән берәр нәрсә кычкырып әйтсә, мин шундый кеше – шунда ук елыйм. Ул шуңа: «Нигә шунда ук еларга тотынасың? Синең белән сөйләшеп тә булмый», – ди. «Шундый кеше мин. Елыйсы килә, бетте-китте», – дим. Шул вакытларда гына авыр. Ә ул бит инде әйтмичә булдыра алмый. Берәр кисәтү әйтергә кирәк булса, ул бит әйтергә тиеш. Ришатның ачуы чыкса, ничектер, мине читләтеп, кайбер кешеләргә акырып, миңа акырмаска тиеш түгел бит инде».

«Һәм син әкрен-әкрен моңа ияләнәсең?» – дип сорый Лилия Кадыйрова.

«Әйе, ияләндем аның холкына. Белеп бетердем инде», – ди Алия.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Ачу чыкса дип, укырга
  • 3 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Алсу чыкса да, интеллигент Кеше узен кулда тотарга тиеш , акырып бакырып узенен коллектив кешелэренэ бэрелмэскэ кирэк. Чонки шушы коллектив Сина акча эшлэргэ булыша. Э Алиягэ юкка барга куз Яше чыгарып, елак булмаска кинэг итэр идём.Ир ат хатын кыз куз яшеннэн тиз туя,алар шат кызларны ярата.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар