Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина: «Мин Ришатны сихерләдем...»

news_top_970_100
Алия Карачурина: «Мин Ришатны сихерләдем...»
Фото: Алия Карачуринаның шәхси аккаунтыннан

Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин гөрләтеп никах уздырганнан соң, тугры тамашачылары инде хәзер аларның туй көннәрен зарыгып көтә. Тик яшьләр өчен ихлас шатланучылар белән бергә, алар бәхете өчен көенүчеләр дә бар икән, кызганыч.

Алиягә «син Ришатка ябышып чыктың» ише сүзләрне даими язып торалар икән хейтерлары. Алай гына да түгел, берәү аны, хәтта, Ришатны сихерләүдә гаепләгән. Әлеге диалогны Алия барлык виртуаль дусларына күрсәткән:

– Шуның аркасында гына син аның мәхәббәтенә әйләндең.

– Нәрсә? – ди Алия.

– Сихерләдең син аны. Ул үзенә башка хатын-кыз теләгән иде.

– Сез нәрсә сөйлисез...

«Әйе инде, мин түзмәдем һәм Ришатны сихерләдем», – дип көлгән Алия.

Уен-көлкегә борса да, һаман-һаман мондый сүзләр ишетеп торырга җиңел түгелдер Алиягә. Аңа сабырлык телибез. Чит-ят күзләрдән, сүзләрдән мәхәббәтегезне саклагыз, яшьләр!

Фото: Алия Карачуринаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 май 2023
    Исемсез
    Ришатнын акчасына хужа булмакчы бу хатын, йозенэ чыкан.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100