news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия Төхвәтуллина күңелгә тиярлек җырын тәкъдим итте

news_top

Җырчы Алия Төхвәтуллина каз тәннәре чыгара торган яңа җырын тәкъдим итте. Ул – әниләр турында. «Бәхет юрганнары» җырының көен дә, сүзләрен дә Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты, талантлы композитор Зифа Нагаева язган.

«Бу җыр – ана мәхәббәте, кайгыртучанлыгы һәм һәр ананың йөрәгендәге – баласын яклау, аңа матур язмыш теләве хакында. Үзең әни булгач кына әниеңне һәм аның мәхәббәтен тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың икән» – дип яза, үзе дә әле яңа гына икенче тапкыр әни булган Алия.

Бу җыр күпләрнең күңелләрен кузгалткан. Тыңлаучылары, язылучылары «Бәхет юрганнары»н ишеткәч күзләренә яшьләр тулуы хакында әйтә, мәгънәле җыры өчен артистка һәм авторга рәхмәт сүзләре җиткерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар