Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина, кияүгә чыккач, Ришат белән мөнәсәбәттә нәрсә үзгәргәнен әйткән

news_top_970_100
Алия Карачурина, кияүгә чыккач, Ришат белән мөнәсәбәттә нәрсә үзгәргәнен әйткән
социаль челтәрләр

Җырчы Алия Карачурина кечкенә бала белән дә блогын алып барырга вакыт таба. Бүген ул «подписчик»ларын кызыксындырган барлык сорауларга да җавап биргән. Иң күп сораулар, әлбәттә, Алия тормышындагы үзгәрешләр – аның әни булуы белән бәйле.

Кесарево ясаганнан соң озак тернәкләндегезме?

Беренче вакытларда бик-бик авыр йөрдем. 2 атна дәвамында әнием безнең белән яшәде, ул ярдәм итте. Хәзер дә ярдәмнән баш тартмас идем. Кырыеңда ярдәм һәм терәк булуы шундый рәхәт. Чөнки бәби тапкач, тормыш тамырдан үзгәр.

Үзегезгә һәм бәбигә ничек вакыт җиткерәсез?

Алим йоклаганда өй эшләрен эшлим, үземне карыйм. Каядыр барырга кирәк булса, Ришат яки Айгөл (Ришатның сеңлесе) ярдәмгә килә.

Яшь парның үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар да килгән.

Ришат белән еш ачуланышасызмы? Ничек дуслашасыз?

Өйләнешкәнче ешрак ачуланыша идек. Хәтта ниндидер вак-төяк аркасында да. Хәзер бөтенләй ачуланышмыйбыз сыман. Бик тиз дуслашабыз, ул яки мин киләм. Аннан кочаклашабыз.

Ришат белән яшь аермагыз булу сизеләме?

Юк, кайвакыт мин үзебезне яшьтәшләр итеп хис итәм. Тик минем яшемә якынрак, аныкына түгел. Миңа 28, Ришатка 35 яшь.

Ботоксларга ничек карыйсыз?

Мин, дөресен әйткәндә, нәрсәнең нәрсә өчен икәнен дә аңламыйм. Ботокс, филлерлар. Хәзер, бәлки, исемнәрен дә дөрес әйтмимдер. Әгәр дә фанатларча кулланмасалар, тормышта ул ясалма күренмәсә, нормаль карыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100