Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан концертыннан соң Алия Төхвәтуллинаның хәле начарланган

news_top_970_100
Казан концертыннан соң Алия Төхвәтуллинаның хәле начарланган
Фото: Алия Төхвәтуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Кичә Алия Карачурина-Төхвәтуллина Казанда сольный концерт куйды. Җырчыга әлеге концертны авырган килеш җырлап чыгарга туры килгән. Бу хакта аның тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллин яза.

«Артист тормышы җиңел һәм борчуларсыз тоела. Чынлыкта, бу – бик катлаулы һәм зур түземлек сорый торган профессия. Кичә мин Алияне чын күңелдән кызгандым, чөнки аңа нәрсә аша узарга туры килгәнлеген аңлый идем. Температурасы 38-39, тавышы инде репетиция вакытыннан ук үзен тыңламады. Шуңа да карамастан, ул сәхнәгә чыкты һәм концерт күрсәтте. Ә концерттан соң аягында да басып тора алмады, күңеле болганды», – дип сөйләде җырчы сторисларында.

Алия үзе дә концерттан канәгать калмавы турында яза. Аңа табибларга мөрәҗәгать итәргә дә туры килгән бугай. Бүген иртән Алия хастаханә палатасыннан фото урнаштырды.

«Кичә Казан концертыбыз үтеп китте. Үзем белән бер дә канәгать түгелмен. Миңа нәрсә булды, белмим… Тик торганда авырып киттем. Тавышым үземне тыңламады. Бер генә фонограммам да булмаганга, концертны ахырына кадәр җырлап чыгарга кирәк иде.

Тамашачыларым мине аңларлар, һәм бу хәл башка кабатланмас, дип ышанам. Зал бик көчле алкышлады, тамашачының ярдәмен тойдым. Барыгызга да зур рәхмәт.

Алда тагын 3 концертыбыз бар әле. Аларга кадәр тернәкләнермен дип өметләнәм», – диде Алия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100