Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина бәбиенең кайчан туачагын әйтте

news_top_970_100
Алия Карачурина бәбиенең кайчан туачагын әйтте
социаль челтәрләр

Алия Карачурина һәм Ришат Төхвәтуллиннар тиздән әти-әни булырга җыена. Авырлы булса да, Алия әле дә кайбер гастрольләргә йөри, чыгышлар ясавын дәвам итә. Тамашачыларын сөендереп, ул Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертларында да җырлаган. Ләкин бик тиздән Алия вакытлыча сәхнәдән китеп торачак. Җырчы бәбиләренең менә-менә якты дөньяга аваз салачакларын әйтте.

Тагын 3 атнадан соң, Аллаһы боерса, болай йөреп булмас, – дигән ул. – Сәхнә сагындыра икән ул. Уфада бик җылы каршы алдыгыз, рәхмәт сезгә, тамашачыларыбыз, – дип, үзен алкышларга күмгән тамашачыларына рәхмәт сүзләре язып калдырган җырчы социаль челтәрләрендә.

Халык Алиягә авырлы булу бик килешү турында яза. Алиянең йөкле вакытта кию өчен махсус тектергән образын да бик ошаталар. Җырчыны алиһәгә, фәрештәгә тиңләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100