Алия Карачурина, бәби табу срогы 31 мартка билгеләнгән булса да, борчылып, өйдә утырмый. Булачак әни үзенең актив тормыш рәвешен сторисларында күрсәтеп бара. Ә бәбинең һаман тумавын, әтисенең, гастрольләрен тәмамлап, Казанга кайтуын көтә ахры, дип фаразлый.
«Машинаны юып бетергәннәрен көтеп утырам. Аннан тагын бер җиргә кереп чыгам да өйгә кайтам. Бизәнеп, киемне алыштырып, ифтарга барам. Туган көнгә чакырдылар дусларым. Мин үземне инде бу срокта бәбине табармын дип уйлаган идем. Ләкин, юк... Бәби әтисенең кайтканын көтә бугай», – дигән Алия.