Алия Карачурина «бәби көткәндә» сериясендәге фотолары белән халыкны ялыктыра башлаган
Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннар бәби көтә. Алиянең иң матур һәм бәхетле вакыты – яңа гына кияүгә чыкты һәм мәхәббәт җимешләре дә озак көттермәде. Җырчы бу шатлыгын тамашачылары һәм язылучылары белән дә тәфсилләп уртаклашты.
Калганнар «бала көткәндә» сериясеннән бер фотосессия белән генә чикләнсә, Алиянең – көн саен фотосессия. Кибеттә киемнәр киеп караганда да, эченә җәлеп итеп фото ясап ала.
«Бала көткән әнидән бала тоткан әни генә матуррак була ала» дип, җырчының гүзәллегенә сокланып, һәр фотоны көтеп алучылар һәм «үз вакыты җитеп, сау-сәламәт бала тусын» дип теләүчеләр дә күп. Шул ук вакытта «көмәнле фотолардан» халык ялыгып та киткән:
«Туйдырдың инде корсагың белән. Үзең генә соклан аңа. Ник шулай еш куясың»;
«И Аллам, өйләнешкәннәренә ничә ай инде, бөтен эшләре – корсак күрсәтү. Хатын-кыз өчен матур, кызыклы чор, тик бер күрсәткәч җитмимени соң? Татар халкы өчен чит нәрсә бит инде бу»;
Язылучылар, Алиянең корсагы формасына карап, «малай көтәләр» дип тә фаразлаган.