Алия Карачуринаның җырын тәнкыйтьләп, үртәп язганнар: "Виноград, лейтенант, пятачок..."
Алия Карачуринаның җырын тәнкыйтьләп, үртәп язганнар: "Виноград, лейтенант, пятачок..."
"Вконтакте челтәрендә "Виноград" җыры чыккач, төрле фикерләр туды. Бер абыйның коментарийга аптырадым инде", - дип яза Алия Карачурина үз аккаунтында. Язмадан аңлашылганча, өлкән яшьтәге бер тыңлаучы "Нинди мәгънәсез җырлар җырлыйсыз..." - дип тәнкыйтьләгән һәм җырның сүзләрен үзенчә язып күрсәткән: "Виноград, лейтенант, пятачок..."
"Сез минем башкаруымда нидиерәк темада җырлар ишетергә телисез?", - дип сораган Алия Карачурина.
Укучылар "тормыш кыйммәтләре турында" җырларга тәкъдим иткән.
Алия Карачуринаның җырын тыңлап карагыз әле - тәнкыйтьләрлек урыны бармы?